Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәле яшь фермерларга ярдәм йөзеннән грантлар бирү өчен проектларны сайлап алу конкурсында җиңүче булды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яшь фермерларга ярдәм йөзеннән грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалган.

Грантларның гомуми суммасы 250 миллион сум тәшкил итә.

Конкурска гариза биргән 136 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 63 КФХ бүлеп бирелгән акчалар лимиты кысаларында грантка ия булды. 2020 елда яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен өстәмә акча бүлеп бирү тәртибенең 3.12 пункты нигезендә, тагын 45 КФХ өстәмә конкурс үткәрмичә генә грант алачак. Җиңүчеләр арасында Бөгелмә егете Сергей Буслаев та бар.

Аның проект юнәлеше – 50 сыерга исәпләнгән сөт җитештерү. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Грант алучылар, нигездә, терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар: сөт фермалары,  мөгезле эре терлекләрне симертү, кошчылык, ат үрчетү, сарык асрау, балыкчылык, шулай ук җиләк-җимеш культуралары һәм яшелчә үстерү буенча проектлар.

Грантлар, техник-икътисадый нигезләү нигезендә максатчан чыгымнарны финанслау шартларында, яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелә. Грантларның күләме, КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнары планын исәпкә алып, конкурс комиссиясе тарафыннан билгеләнгән.

– Соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен автоматлаштыру һәм авыр кул хезмәтен техника белән алыштыру хисабына турыдан-туры агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләүче авыл халкы сан ягыннан кими бара. Шулай ук аларның эшкә урнашу проблемасы туа, керемнәре кими, боларга бәйле рәвештә республикада тулы бер чаралар комплексы күрелә. Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, авыл халкын эш белән тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең эшлекле активлыгын күтәрүгә, авыл тормышын саклап калуга юнәлдерелгән. Бу кешеләр киләчәктә үзләрен тулысынча авыл тормышына багышларга телиләр, без дә аларга ышандык, сайлап алынган проектларны тормышка ашыруда уңышлы эш алып баруларын телибез, – дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Министрлык яңа эш башлаучы фермерлар тарафыннан акчаларның тиешле максатка юнәлтелүен контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса