Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәле Республика җиңүчесе

Көч сынашуда Азнакай, Бөгелмә, Казан, Кукмара һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән конкурсантлар үз осталыкларын күрсәтәләр.

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән 2019 ел алдыннан һәм эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм аларны популярлаштыру максатыннан, җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында "Тегүче" белгечлеге буенча эшче осталык республика конкурсы узды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында.

Көч сынашуда Азнакай, Бөгелмә, Казан, Кукмара һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән конкурсантлар үз осталыкларын күрсәтәләр.

Конкурс нәтиҗәләре:

Александра Александровна Потякова ("Бөгелмә тегү фабрикасы" ҖЧҖ) – 1нче урын

Нина Васильевна Кокурина («Йолдыз» ҖЧҖ) – 2нче урын

Ольга Валерьевна Зарипова («Кукмара тегү фабрикасы» ААҖ) – 3нче урын.

Конкурста җиңүчеләргә Грамоталар, акчалата бүләкләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

Мәгълүмат һәм фото ТР Сәнгань һәм сәүдә министлыгының рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса