Бөгелмәле Гөлсимә Лукашовага – Рәхмәт хаты
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә районы башлыгы хакимият ветеранын 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Гөлсимә Фәткулла кызы Лукашова - Бөгелмәнең отставкада булган дистәләгән дәүләт хезмәткәрләренең берсе, аның хезмәт стажы 25 елдан артык. Хөрмәт иясенең хезмәт еллары өч этапка бүленә - шәһәр Советы башкарма комитетында, партия (КПСС) шәһәр комитетында, Халык депутатларының...
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә районы башлыгы хакимият ветеранын 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.
Гөлсимә Фәткулла кызы Лукашова - Бөгелмәнең отставкада булган дистәләгән дәүләт хезмәткәрләренең берсе, аның хезмәт стажы 25 елдан артык. Хөрмәт иясенең хезмәт еллары өч этапка бүленә - шәһәр Советы башкарма комитетында, партия (КПСС) шәһәр комитетында, Халык депутатларының берләштерелгән Советында эш еллары. Калганы - Казан дәүләт университетында алган белеме буенча - журналистикага багышланган. Аның корреспонденцияләре, язмалары җитмешенче һәм туксанынчы елларда "Ленинское знамя", соңрак - "Бугульминская газета"да бастырыла.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Гөлсимә Фаткуловнага Рәхмәт хаты тапшырды, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде.
Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа