Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәле бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Бөгелмә шәһәре мэры сугыш ветеранын бер гасырлык юбилее белән котлады Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Алексеевич Некраска 100 яшь тулды. Иван Алексеевичны олуг юбилее белән, туганнарыннан кала, шәһәр мэры Линар Закиров һәм 5 нче "Западный" сайлау округы депутаты Равил Лотфуллин котлады. Линар Закиров юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм...

Бөгелмә шәһәре мэры сугыш ветеранын бер гасырлык юбилее белән котлады

Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Алексеевич Некраска 100 яшь тулды.

Иван Алексеевичны олуг юбилее белән, туганнарыннан кала, шәһәр мэры Линар Закиров һәм 5 нче "Западный" сайлау округы депутаты Равил Лотфуллин котлады.

Линар Закиров юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Мэр ветеранга ныклы сәламәтлек, бәхет, туганнары һәм якыннары тарафыннан хөрмәт һәм кайгыртучанлык теләде.

Белешмә өчен:

Иван Алексеевич Некрасов Бөгелмә районының Анненково авылында туган, Бөек Ватан сугышы ветераны. Шәһәр электр челтәрләрендә эшләгән (баш хисапчы), шуннан ук лаеклы ялга чыккан. Бүләкләре: "Мәскәүне саклаганы өчен" медале һәм юбилей медальләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса