Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәгә Социаль иминиятләштерү фонды (ФСС) белгечләре килде (+ФОТО)

Авырлыклар белән сыналган мәхәббәт тарихы... Очрашып йөргән сау-сәламәт егетең сукыр калсын әле?! Аны кичерергә кемнең генә йөрәге түзәр дә, кемнең генә көче җитәр?! Анна көчле рухлы хатын-кызлар исәбеннән. Ул эштә җәрәхәт алган Ринат тернәкләнү узган вакытта башыннан алып азагына кадәр аның белән була. Алай гына да түгел, сөеклесенә сау-сәламәт ул...

Авырлыклар белән сыналган мәхәббәт тарихы... Очрашып йөргән сау-сәламәт егетең сукыр калсын әле?! Аны кичерергә кемнең генә йөрәге түзәр дә, кемнең генә көче җитәр?! Анна көчле рухлы хатын-кызлар исәбеннән. Ул эштә җәрәхәт алган Ринат тернәкләнү узган вакытта башыннан алып азагына кадәр аның белән була. Алай гына да түгел, сөеклесенә сау-сәламәт ул да бүләк итә.

Ә хәзер Ринат Абдуловка тукталыйк. Инде әйтеп үтелгәнчә, ул эштә җәрәхәт ала һәм ике күзе дә сукырая. Өсләренә төшкән кайгы Ринатны да, аның әле йөргән кызы Аннаны да "сындырмый". Алар бергәләп гомерләренең "кара полосасын" атлап чыга. Ринатны эшендәге җитәкчелек тә ярдәменнән ташламый. Социаль иминиятләштерү фонды да әлеге очрак турында ишетеп белгәч, бу гаиләне үз канаты астына ала. "Безгә Социаль иминиятләштерү фонды (ФСС) белгеченең номерын бирделәр. Шылтыратып хәлебезне сөйләгәч, безгә тиешле ярдәм турында аңлаттылар. Волгоград шәһәрендә урнашкан Социаль иминиятләштерү фондының тернәкләндерү үзәгенә җибәрделәр. Шунда дәвалану алгач, Ринатка өлешчә күрү сәләте кайтты. Эшеннән дә гел хәлен белешеп тордылар, кирәк чакта - рухи да, матди дә ярдәм иттеләр", - дип искә ала Анна (Ринат үзе күп сүзле кеше түгел, шуңа күрә гаиләләрендә бу вазифа Аннага йөкләнгән).

Ринатның күрә башлавында Социаль иминиятләштерү фондының роле зур. Әйе, эштә алган җәрәхәтләргә бәйле сорауларны чишүне, ярдәмкүрсәтүне нәкъ шул фонд башкара. Имгәнгән халык бушлай ярдәм алырга хокуклы.

2015 елдан бирле Татарстан Республикасында эш барышында авыр җәрәхәтләр алган гражданнарны тернәкләндерү буенча пилот проекты тормышка ашырыла. Аның максаты - зыян күрүчене социаль көнкүреш тормышка, эшкә яраклаштыру. Узган елны бу юнәлеш өчен Социаль иминиятләштерү фонды 1,4 миллион сум акча бүлгән булган.

Күптән түгел Социаль иминиятләштерү фонды белгечләре Бөгелмәгә килде. Алар үзләре ярдәм кулы сузган Ринат Абдуловны күрергә һәм халыкның хокукларын аңлатырга дип килгән. "Рәсим рәвештә эшләүче һәркем иминиятләштерелгән, шуңа күрә дә алар көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта, безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Безнең фондның ярдәм итәргә мөмкинлекләре җитәрлек. Шуңа күрә, куркып калырга кирәкми. Социаль иминиятләштерү фонды даваланырга, сәламәтлекне кайтарырга булыша. Һәм кеше янәдән эшкә яраклашканчы аның белән бергә була", - дигән мәгълүмат җиткерде Татарстан Республикасы буенча РФ Социаль иминиятләштерү фондының эш урынында зыян күрүләрне иминияитләштерү бүлеге начальнигы Айрат Гыйльмиев.

Ринат Абдулов бүген начар күрүчеләр кебек яшәргә күнегә. Яңадан компьютерда эшләргә, китап укырга өйрәнә. Ул эшкә инде чыккан, шул ук оешмада калган, биредә аңа яраклы эш табылган. Ләкин ул Социаль иминиятләштерү фонды программасы буенча үз һөнәрен алыштырырга ниятли. Аңа массаж ясаучы булырга тәкъдим иткәннәр. "Башта куркып калдым. Үз гомеремдә бер дә массаж ясаучы булырмын дип уйламаган идем. Хәзер инде күнектем, кызыта булып китте хәтта", - дип уртаклашты үз кичерешләре белән Ринат Абдулов.

Социаль иминиятләштерү фонды хезмәткәрләре килмәгән булса, без бу гаилә тарихын белми дә калган булыр идек әле... Ә бит белергә кирәк. Көчле рухлылар янында үзең дә чыныгасың, ныгыйсың бит ул. Ә кайгыда ялгыз түгеллегеңне белеп торганда - бигрәк тә.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса