Бөгелмәгә – эшлекле сәфәр белән
ТР мөфтие беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин эшлекле сәфәр белән Бөгелмә муниципаль районында булды. Ул Бөгелмә мөхтәсибәтенең эше белән танышты. Бөгелмәнең үзәк мәчетендә җомга вәгазе укыды. Соңрак шәһәр һәм район имамнары белән очрашты. Уртак әңгәмә вакытында хәзрәтләргә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм уңышлы эш теләде. Рөстәм хәзрәт шулай ук...
ТР мөфтие беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин эшлекле сәфәр белән Бөгелмә муниципаль районында булды.
Ул Бөгелмә мөхтәсибәтенең эше белән танышты. Бөгелмәнең үзәк мәчетендә җомга вәгазе укыды.
Соңрак шәһәр һәм район имамнары белән очрашты. Уртак әңгәмә вакытында хәзрәтләргә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм уңышлы эш теләде.
Рөстәм хәзрәт шулай ук "Тәрбия" иртә үсеш төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр белән дә сөйләште.
Беренче урынбасар ТРның көньяк-көнчыгыш казыяты имам-мөхтәсибләре белән очрашу уздырды, алар Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт чакыруы буенча Бөгелмәнең үзәк мәчетендә кунак булдылар.
Очрашу ахырында хәзрәтләр күрсәтелгән ярдәм өчен ТР мөфтие урынбасарына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia