Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә - очрашу
Мөһим сәяси вакыйгалар, ил күләмендә уздырыла торган чаралар алдыннан халыкның бергә җыелып, сөйләшеп-киңәшләшүе - гадәти хәл. Ә алда көтелгән гамәлләр үз җирлегеңнең матур бер вакыйгасы белән тәңгәл килгәндә - аеруча. Шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе халкы нәкъ әнә шундый чаралар көтеп яши. Тиздән бистә үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена,...
Мөһим сәяси вакыйгалар, ил күләмендә уздырыла торган чаралар алдыннан халыкның бергә җыелып, сөйләшеп-киңәшләшүе - гадәти хәл. Ә алда көтелгән гамәлләр үз җирлегеңнең матур бер вакыйгасы белән тәңгәл килгәндә - аеруча. Шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе халкы нәкъ әнә шундый чаралар көтеп яши.
Тиздән бистә үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена, шуңа күрә сайлаулар алдыннан үткәрелгән халык җыены җылы төсмердә узды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров карабашлыларны район һәм шәһәрнең социаль-икътисадый торышы белән таныштырды, алга куелган максат-бурычлар белән уртаклашты. Шулай ук бистәнең юбилеен зур тантана итеп билгеләп үтү өчен әзерлек эшләренең инде башланганын да әйтте. Һәм әлеге бәйрәм алды эшләрендә карабашлыларның гозерләре, тәкъдимнәре дә исәпкә алыначагын искәртте Линар Рөстәм улы. Җыенга килгән халык та, мөмкинлектән файдаланып, уй-фикерләре белән уртаклашты.
"Единая Россия" сәяси партиясенең башкарма комитеты Бөгелмә бүлеге җитәкчесе әнвәр әхмәдиев карабашлыларны 18 сентябрьдә узачак РФ дәүләт думасына депутатлар сайлауның узу тәртибе турында таныштырды. сайлауларда 14 сәяси партия катнаша. Сәясәтчеләрнең сайлау алды агитация чыгышлары һәм басма материаллары инде газеталарда, радио-телевидениедә дөнья күрә башлады. "Бөгелмә авазы" газетасында әлеге мәгълүмат җомга көннәрендә 3 нче һәм 6 нчы битләрдә бастырыла.
Бөгелмә муниципаль районы Әлмәт округына карый. Бер мандатлы сайлау бюльлетенендә барлыгы 7 кандидат тәкъдим ителә. Район һәм бистә җитәкчелеге Карабаш халкын җөмһүриятебезнең һәм илебезнең киләчәген билгеләүче мөһим вакыйгада гражданлык активлыгы күрсәтеп, үсеш курсын тотрыклы юнәлештә алып бара алырдай партияләргә һәм кандидатларга үз тавышларын бирүләрен сорады.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа