Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдән Елена Махринская “Ел тәрбиячесе” булып танылды

Кичә Казанда "Ел тәрбиячесе-2018" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына нәтиҗә ясадылар. Анда Елена Махринская җиңүче булып танылды. Һөнәри конкурста беренче урынны алган тәрбияче Бөгелмә шәһәренең 26нчы балалар бакчасында эшли. Татарстанда "Ел укытучысы" конкурсы тугызынчы тапкыр үткәрелә һәм ул шул исемдәге Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы да булып тора. Анда тәрбияче, музыка хезмәткәрләре,...

Кичә Казанда "Ел тәрбиячесе-2018" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына нәтиҗә ясадылар. Анда Елена Махринская җиңүче булып танылды.

Һөнәри конкурста беренче урынны алган тәрбияче Бөгелмә шәһәренең 26нчы балалар бакчасында эшли.

Татарстанда "Ел укытучысы" конкурсы тугызынчы тапкыр үткәрелә һәм ул шул исемдәге Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы да булып тора.

Анда тәрбияче, музыка хезмәткәрләре, физкультура буенча инструкторлар, педагог-психологлар, укытучы-логопед кебек мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары да катнаша.

Быел зона этабында Татарстанның балалар бакчаларыннан 104 педагог катнашты. Конкурс финалында 21 тәрбияче һөнәри осталык буенча сыналды.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса