Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә “Зур этнографик онлайн диктант” узачак

Халыкара мәгърифәт-агарту акциясе Россия Федерациясенең һәр субъектында 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр www.miretno.ru сайтында онлайн-форматта узачак.

Конкурста, социаль статусы, дине, гражданлыгы һәм яше нинди булуга карамастан, рус, инглиз яки испан телен белгән Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала.

Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турында белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Биремнәрнең 20се гомумфедераль сораулар – барысы өчен дә бердәм, ә менә 10сы һәр РФ субъекты өчен уникаль мәсьәләләрдән торачак.

Катнашучыларга диктант язу өчен 45 минут вакыт бирелә. Биремнәргә дөрес җавапларны 16 ноябрьгә кадәр www.miretno.ru сайтында урнаштырачаклар. Нәтиҗәләр 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә ясалачак.

Үзәк китапханәдә (Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 14) диктант язу өчен онлайн-форматта мәйданчык оештырылды, алдан теркәлергә кирәк. Өстәмә мәгълүмат 8 (855594) 6-65-81 телефоны аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса