Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә юл хезмәтләре актив рәвештә кар чистарталар һәм читкә чыгаралар

Хәзерге вакытта 11 берәмлек техника җәлеп ителгән, 4се тротуарларда эшли.

Соңгы көннәрдә Бөгелмәдә шактый кар явып китте. Әмма, кышның беренче көннәрендә синоптиклар температураның минус 20гә кадәр төшүен, шулай ук юлларда бозлавык барлыкка килүне фаразлый. Юл хезмәтләренең бурычы – шәһәр территориясен максималь рәвештә температураның кискен төшүенә кадәр чистарту.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кар чистартуга 11 берәмлек техника җәлеп ителгән, 4 берәмлек тротуарларда эшли. Башта юл реагентлар белән эшкәртелә, аннары кар юл кырыена чыгарыла, шуннан соң махсус оештырылган мәйданчыкларга чыгарыла. Эшләр тәүлек әйләнәсе алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса