Бөгелмәдә ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен – ДАИ көнен билгеләп үттеләр
Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре көнендә автоинспекторлар ак күлмәкләрдән эшләде.
СССР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елның 3 июлендә барлыкка килә. 1998 елдан ДАИ РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хезмәте иминлеге дәүләт инспекциясе итеп үзгәртелә.
ЮХИДИ хезмәте һәрбер кешенең тормышында мөһим роль уйный. Дәүләт автомобиль инспекторлары тәүлегенә 24 сәгать эшли. Нәкъ менә алар һәлакәт урынына беренчеләрдән булып килеп, беренче медицина ярдәме күрсәтә, вакыты белән кеше гомерен дә саклап кала. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре көнендә автоинспекторлар ак күлмәкләрдән эшләде.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең хезмәтләре чын батырлык таләп итә. Аларга юллардагы хәлнең һәрвакытта да имин булуын телибез. Машина йөртүче яки җәяүле булуга да карамастан, нәкъ менә алар ярдәмендә без үзебезне ышанычлы һәм тыныч хис итә алабыз, ләбаса.
Фотода: С.Н.Гришин, М.Э.Галицкий.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа