Бөгелмәдә "Йөрәктән-йөрәккә" фестивале узды
3 декабрь -- Россиядә Халыкара инвалидлар көне. Бөгелмә районында 1--10 декабрьгә кадәр Инвалидлар ункөнлеге уза. Әлеге уңайдан күптөрле чаралар үткәрү планлаштырылган. 2 декабрь көнне А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры бинасында "Йөрәктән-йөрәккә" Х иҗади-сәнгать әсәрләре фестивале булып узды. Аны, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырдылар. Биредә...
3 декабрь -- Россиядә Халыкара инвалидлар көне. Бөгелмә районында 1--10 декабрьгә кадәр Инвалидлар ункөнлеге уза. Әлеге уңайдан күптөрле чаралар үткәрү планлаштырылган. 2 декабрь көнне А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры бинасында "Йөрәктән-йөрәккә" Х иҗади-сәнгать әсәрләре фестивале булып узды. Аны, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырдылар. Биредә кулдан ясалган иҗади-сәнгать әйберләрен сатып, "Милосердие" фондына акча җыйдылар. Ул 100 мең сум тәшкил итте. "Милосердие" фондына акча җыю өчен бер дистәдән артык оешма, "Радуга" тернәкләндерү үзәге, "Ялкын" приюты, шәһәрнең хатын-кызлар советы, авыл клублары һ.б. үзләре ясаган иҗат җимешләрен сатуга чыгарды. Моннан тыш, шәһәр һәм районның зур предприятие һәм оешмалары да акчалата өлеш кертте.
Һәр кеше дә бу якты дөньяга бәхетле яшәү өчен туа. Әмма һәркемнең дә язмышы бертөрле түгел шул. Арабызда язмыш тарафыннан кыерсытылып, мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид коляскасына утырып хәрәкәтләнүче яисә теге яки бучирдән җәфаланучы авыру кешеләр дә бар. Алар арасында балаларның күп булуы аеруча зур борчу тудыра. "Йөрәктән-йөрәккә" фестивалендә нәкъ шундый балалар чыгыш ясады. Ассызыклап әйтергә кирәк, алар башка чараларда катнашучы үз яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормыйлар, киресенчә, төрле яшьтәге балаларның активлыкларына, оптимист булуларына, иҗади потенциалларына, талантларына сокланмый мөмкин түгел. Инвалид бала тәрбияләүче Елена Низаметдинова:
-- Безнең өчен Инвалидлар ункөнлеге ул -- кайнар чор. Төрле чараларга чакыру алдык инде. Менә 9 декабрь көнне күрше Баулы шәһәренә җыенабыз. Анда физик мөмкинлекләре чикле булган балалар мюзикл иҗат иткән, аңа бәя бирергә кирәк. Без коляскада утырып йөрүче улым Радик белән җырчыларга әйләнеп беттек инде. Россиякүләм, республикакүләм чараларның һәрберсенә чакыру алып торабыз. Бүген дә "Йөрәктән-йөрәккә" фестивалендә танылган "Позвони мне, позвони" җырын башкарачакбыз, -- дип сөйләп алды.
Фестивальдә шулай ук Әминә Хәсәнова, Юлия Ишкова чыгыш ясады.
Бәйрәм ахырында, фестивальдә актив катнашучы буларак, һәр балага да Мактау грамоталары һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнән алган күңелле тәэсирләр киләчәктә дә балаларның юлларын яктыртсын, яшәргә, алга барырга көч-дәрт биреп торсын, аларның тормышларында бүтән киртәләр очрамасын иде дип телисе килә.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа