Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә җәйге каникуллар чорында 600дән артык яшүсмер эшкә урнаштырылачак

2017 елда Бөгелмә муниципаль районында яшүсмерләрне вакытлыча эш белән тәэмин итү буенча "Укудан буш вакытта 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарның вакытлыча эшен оештыру" программасы тормышка ашырыла. Программа командасына җирле үзидарә органнары вәкилләре, халыкны эш белән тәэмин үтү хезмәте, мәгариф идарәсе, шулай ук шәһәр һәм район предприятиеләре вәкилләре керә. Әлеге программа кысаларында...

2017 елда Бөгелмә муниципаль районында яшүсмерләрне вакытлыча эш белән тәэмин итү буенча "Укудан буш вакытта 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарның вакытлыча эшен оештыру" программасы тормышка ашырыла. Программа командасына җирле үзидарә органнары вәкилләре, халыкны эш белән тәэмин үтү хезмәте, мәгариф идарәсе, шулай ук шәһәр һәм район предприятиеләре вәкилләре керә.

Әлеге программа кысаларында 600дән артык яшүсмерне эшкә урнаштыру күздә тотыла. Яшь шәһәрдәшләребез укудан бушаган вакытларында мәктәп, предприятие территорияләрен төзекләндерә һәм яшелләндерә алачак, шулай ук ремонт-төзекләндерү эшләре белән дә шөгыльләнә алачаклар.

Бүгенге көндә эш бирүчеләрне әлеге программага җәлеп итү уңаеннан актив эш алып барыла, чөнки балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү һәм хезмәт сөю тәрбияләү бик мөһим.

Барлык сораулар буенча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Октябрьск урамы, 15 йорт, 3 кабинет. Телефоннары: 4-25-34.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса