Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә — язгы ташкынга әзерлек

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе шушы көннәрдә үзенең чираттагы утырышын уздырды. Бу юлы ул Карабаш бистәсендә оештырылды. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе рәисе Адел Галиуллин утырышның Карабаш бистәсендә узуының юкка түгеллеген ассызыклады. Карабаш сулыгы тулып китү сәбәпле, 2012 елның язында бистәне су баскан булган. Районда су басу куркынычы Татар Димскәе,...

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе шушы көннәрдә үзенең чираттагы утырышын уздырды. Бу юлы ул Карабаш бистәсендә оештырылды.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе рәисе Адел Галиуллин утырышның Карабаш бистәсендә узуының юкка түгеллеген ассызыклады. Карабаш сулыгы тулып китү сәбәпле, 2012 елның язында бистәне су баскан булган. Районда су басу куркынычы Татар Димскәе, Иске Сумароково, Кодаш, Петровка, Зеленая Роща, Покровка, Кече Бөгелмә җирлекләренә дә яный. Әлеге авылларда яшәүчеләр су басу турында алдан ук кисәтелеп куелырга тиеш. "Алдан әзер булып торсак, гадәттән тыш хәлләрне кисәтеп булачак. Кеше гомере алтынга тиң. Без бу хәвефле хәлләрне булдырмас өчен барысын эшләргә тиеш", -- дип узды Адел Галиуллин.

Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров үз докладында биредә оештырылган су басуга каршы көрәш комиссиясенең эше турында хисаптотты. Әлеге комиссия әгъзалары күперләрнең, сусаклагычның төзеклеген, су күләменең артуын контрольдә тота икән. Алар 4 сәгать саен су күләмен үлчәп тора. Бу эш махсус график нигезендә, план буенча алып барыла. Моннан тыш, су басу килеп чыга калса дип, техника паркы да булдырылган, көймәләр әзерләнгән. Су басу зонасына эләгүче тораклардан (бу зонага 71 йорт керә) кешеләрне 1 нче мәктәп бинасына эвакуациялиячәкләр. Халыкка, су баса калса, үзеңне ничек итеп тоту кагыйдәләре язылган белешмәләр тараталар. Белгечләр фаразлавынча, бүгенге көндә Карабашта су басу проблемасы юк. Карабаш сусаклагычы 13,2 миллион куб метр эрегән кар суын сыйдыра ала.

Утырышта шулай ук Татар Димскәе авылы башлыгы һәм "Роспотребнадзор" җәмгыяте белгечләре дә доклад белән чыкты. Киңәшмәдән соң гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе су басуга каршы көрәш комиссиясенең эше белән урында танышты, оештырылган "эвакуация"не күзәтте.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса