Бөгелмәдә яшьләр очрашты
Бөгелмәгә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы вәкилләре килде. Алар В.Г. Тимерирясов исемендәге Казан инновация университетында (КИУ) район яшьләре белән очрашты, киләчәккә планнар корды. Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы 2013 елда оеша. Ул Татарстанның күпмилләтле яшьләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, яшь буын вәкилләре мохитендәге милләтчелек һәм экстремизмны профилактикалау юнәлешендә эш алып бара. Татарстан...
Бөгелмәгә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы вәкилләре килде. Алар В.Г. Тимерирясов исемендәге Казан инновация университетында (КИУ) район яшьләре белән очрашты, киләчәккә планнар корды.
Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы 2013 елда оеша. Ул Татарстанның күпмилләтле яшьләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, яшь буын вәкилләре мохитендәге милләтчелек һәм экстремизмны профилактикалау юнәлешендә эш алып бара.
Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы вәкилләре дә безнең районга нәкъ менә шул максатларны тормышка ашырырга килде. Алар актив яшьләргә үзләренең эшчәнлеген презентацияләде, әлеге юнәлеш белән кызыксынучыларны күзәтте һәм МУВИ театр-форумын күрсәтте. Әлеге проект Республика яшьләренә милләтара сораулар белән бәйле булган конфликтлы хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтә. Сәхнә күренеше үзенең иң югары ноктасына җитеп, катып кала, шул рәвешле тамашачыга тәкъдим ителгән геройларның берсе урынында булып карау һәм килеп туган ситуациядән чыгарга тырышу мөмкинлеге тудыра.
Эш программасы кысаларында "Күпйөзле Татарстан" фотопроекты презентациясе үтте. Проектның максаты республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең йөз чалымнары матурлыгын күрсәтүдән гыйбарәт иде.
Яшьләр шулай ук экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча әңгәмә дә кордылар: "Һәркем белергә тиеш: сектаның 17 билгесе" темасы буенча сөйләштеләр. Әлеге темага кагылышлы социаль видеороликлар күрсәтелде.
Көн дәвамында сузылган эш программасының йомгаклау өлеше булып яшьләрне тәрбияләүдә, тормышта ярдәм итүдә зур өлешләре булган кешеләр белән түгәрәк өстәл артында очрашу узды. Аның эшендә шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова, Бөгелмә муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе Гөлирә Вәлиева, ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Мортазина, чит ил гражданнарын укыту һәм тест үткәрү үзәге директоры Марина Кириллова, тарих фәннәре кандидаты Эльза Гыйбадуллина, районның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Константин Круглов, КИУ студентлары һәм башкалар катнашты.
Безнең районда 56 милләт кешесе яши. Аларның һәрберсенең - үз гореф-гадәтләре, мәдәнияте, дине. Шулай да без бер гаилә булып, дуслыкта һәм татулыкта көн күрәбез. "Форумның форматы бүгенге көннең актуаль темалары турында сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга, мөмкинлекләрне белергә һәм яшьләрнең әлеге юнәлештә тагын да тыгызрак сөйләшү перспективаларын өйрәнергә бик яхшы мөмкинлекләр бирә", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова.
Түгәрәк өстәл кысаларында Казан инновация университетының студентлар советы рәисе Микаэл Алескеров үзләренең уку йортында милләтчелек, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча алып барыла торган эшчәнлек белән таныштырды. Социаль-сәяси дисциплиналар кафедрасының тарих фәннәре кандидаты, татарлар тормышы, көнкүреше, тарихы турында шактый китаплар бастырган Эльза Гыйбадуллинаның "XVIII - XX гасыр башында татарларның Казахстанның периодик сәүдә эшләрендә катнашуы" китабын презентацияләве бер генә катнашучыны да битараф калдырмады.
Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе урынбасары Амриддин Камолов кунакчыл бөгелмәлеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде, аларның эшенә югары бәя бирде.
Түгәрәк өстәл эшен йомгаклап, анда катнашучылар тема буенча фикер алыштылар, әлеге сорауларга карата һәркем үзенең фикерен җиткерде.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа