Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә “Яшь вәгазьче” бәйгесе узды (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә "Яшь вәгазьче" дип исемләнгән регионара бәйге узды. Чараны Бөгелмә районы мөхтәсибәте оештырды. Бәйрәм үзәк мәчеттә эшләп килүче "Тәрбия" төркемендә тәрбияләнүче нәниләрнең татар телендә шигырь һәм Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләүләре белән башланып китте. Чара конкурсантлар чыгышы белән дәвам итте. Бәйге мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның...

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә "Яшь вәгазьче" дип исемләнгән регионара бәйге узды. Чараны Бөгелмә районы мөхтәсибәте оештырды.

Бәйрәм үзәк мәчеттә эшләп килүче "Тәрбия" төркемендә тәрбияләнүче нәниләрнең татар телендә шигырь һәм Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләүләре белән башланып китте.

Чара конкурсантлар чыгышы белән дәвам итте. Бәйге мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырылды. Ул татар һәм рус телләрендә үтте.
Биредә катнашу өчен "Исламда канәгатьлек" темасы буенча ныклап әзерләндем һәм бик теләп килдем", - ди "Яшь вәгазьче" бәйгесендә чыгыш ясаучы Мансур Хөснетдинов.


"Әлеге чара сәнгатьле сөйләмне үстерүгә ярдәм итә. Бәйгедә катнашучыларга үзләрен хәзрәт итеп хис итәргә мөмкинлек бирә", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.
Конткурсантларны шәһәр мәчетләре хәзрәтләре бәяләде.

"Иң яшь вәгазьче" номинациясендә (7 -15 яшь) - Мансур Хөснетдинов, "15 - 35 яшьлек конкурсантлар" төркемендә - Шамил Садретдинов, Илшат Сафин, Илдар Габдрахманов, "35 - 65 яшьлек конкурсантлар" төркемендә - Али Сәхәпов, Илдар Фәрхетдинов, Рәйхан Гәрдиев һәм Равил Салихов, "Иң өлкән вәгазьче" номинациясендә Габит Хәсәнов җиңүче дип билгеләнде. Бәйге тәмамлануга, аларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

Руслан ЙОСЫПОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса