Бөгелмәдә “Якты истәлек” исемендәге рәсемнәр күргәзмәсе эшли
Татар мәдәният үзәгендә "Якты истәлек" исемендәге рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Аны ахирәткә күчкән Бөгелмә рәссамнары истәлегенә багышлаганнар. Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамнарның иҗатташ дуслары, күренекле художниклар, туганнары, рәсем сәнгатен сөючеләр килгән иде. Шунысын да әйтеп китәсе килә, күргәзмәгә куелган картиналарның күбесе беренче тапкыр дөнья күрә. Исән чакта аларны хуҗалары бик үк уңышлы...
Татар мәдәният үзәгендә "Якты истәлек" исемендәге рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Аны ахирәткә күчкән Бөгелмә рәссамнары истәлегенә багышлаганнар. Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамнарның иҗатташ дуслары, күренекле художниклар, туганнары, рәсем сәнгатен сөючеләр килгән иде.
Шунысын да әйтеп китәсе килә, күргәзмәгә куелган картиналарның күбесе беренче тапкыр дөнья күрә. Исән чакта аларны хуҗалары бик үк уңышлы дип тапмаган һәм халык күзенә күрсәтмәгән. Биредә Илдус Насретдинов, Булат Мәрданов, Рөстәм Курамшин, Флүс Төхбәтуллин, Ринат Хөснетдинов, Николай Осокин рәсемнәрен күреп була. Күргәзмәдә пейзажларга төшерелгән төрле ел фасыллары вакыты, табигать күренешләре, портретлар һ.б. бар. Һәр рәсемдә сәнгатьнең теләсә нинди өлкәсендә иҗат итүченең үз карашын, үз фәлсәфәсен, тормышка карата үз фикерен ачыклап була кебек. Бик үзенчәлекле һәм җанлы бер нур бөркеп торучы күргәзмә ул. Бөгелмәлеләр бу хезмәтләр белән февраль азагына кадәр таныша алачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа