Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә "Ягез әле, әниләр" бәйгесе узды

Менə күплəрнең көтеп алган 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бəйрəме дə үтеп китте. Әлеге көн уңаеннан бездə дə күп кенə чаралар уздырылды. Шундый күңелле бəйрəм чарасы 4 март көнне шəһəребезнең Татар мəдəният үзəгендə дə үтте. Мәгълүм булганча, яз бәйрәме әниләр бәйрәме булып тора. шуңа күрә әлеге уңайдан мәгариф идарәсе һәм...

Менə күплəрнең көтеп алган 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бəйрəме дə үтеп китте. Әлеге көн уңаеннан бездə дə күп кенə чаралар уздырылды. Шундый күңелле бəйрəм чарасы 4 март көнне шəһəребезнең Татар мəдəният үзəгендə дə үтте.

Мәгълүм булганча, яз бәйрәме әниләр бәйрәме булып тора. шуңа күрә әлеге уңайдан мәгариф идарәсе һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы белән балалар бакчаларында эшләүче гүзәл затларыбыз өчен бәйге игълан ителгән булган. Сайлап алу турларыннан соң, конкурсның йомгаклау өлешен нәкъ менә әниләр бәйрәме көннәрендә үткәрү билгеләнгән.
Сәхнәдә алты гүзәл зат чыгыш ясады. алар үзләренең терәкләре - ирләре һәм гаилә чәчәкләре булган берсеннән-берсе матур балалары белән килгән иделәр. Бәйрәм чарасын танылган артист Эдуард Гафиятуллин алып барды. тамашачыларны бәйгедә катнашучылар белән таныштырганнан соң, сәхнәдә чыгышлар башланып китте. беренче өлеш "таныш булыйк" дип аталып, анда конкурсантлар үзләре, гаиләләре, эш урыннары белән мөмкин кадәр кызыклы итеп таныштырырга тиеш булдылар. Беренче чирканчыкны соколка авылыннан Эльмира Канищева, 12 нче балалар бакчасыннан Гөлназ Хәйруллина лаеклы уздылар, жюри әгъзалары алар чыгышын югары бәяләде. монда шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйгедә катнашучыларның туган телебезгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмәүләре ачык чагылды. Күп очракта таныштыру да, балаларның чыгышы да "өлкән агай" телендә барды. Тулы татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның да үзебезнең ана телен белмәүләре ачык күренде. Шул ук вакытта 3 нче балалар бакчасы данын яклаган наталья Кислинская гаиләсендә тәрбияләнүче рус балалары тырышып татарча сөйләделәр һәм Тукай теленә булган хөрмәтләрен ачып салдылар. Ә бит ана телебезгә мәхәббәт, беренче чиратта, гаиләдә салынырга, аннан соң балалар бакчасында һәм алга таба да дәвам иттерелергә тиешлеге бәхәссез. Бәйгенең төп максаты да шуңа кайтып калганын киләчәктә истән чыгармаска иде.Аннары бәйгедә катнашучылар үзләренең булганлыкларын "Оста куллар", иҗади-сәнгать номерлары һәм сый-нигъмәтләр пешерә белүчеләр буларак та күрсәттеләр. Чыннан да, уңган һәм булган икән шул алар. Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә: "Иң уңган әни" - Гөлназ Хәйруллина (12 нче балалар бакчасы), "Иң сөйкемле әни" - Илзирә Сәлахова (30 нчы балалар бакчасы), "Иң гүзәл әни" - Юлия Колахмәтова (17 нче балалар бакчасы), "Иң күркәм әни" - Альбина Мифтахова(38 нче балалар бакчасы), "Мисс-Очарование" - Наталья Кислинская (3 нче балалар бакчасы). Соколка авылы бала-
лар бакчасы данын яклаган Эльмира Канищева җиңүче дип танылды /рəсемдə/. Бәйгедә катнашкан гүзәл затларга Дипломнар һәм истәлекккә бүләкләр тапшырылды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса