Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә - яңа төрле диктант

Безнең районда әлеге яңа төр диктант Бөгелмә һөнәри педагогия көллиятендә оештырылды. Биредә эшләп килүче “Пазлы” әйдаманнар отрядына керүче студентлар үз белемнәрен тикшерде.

27 мартта Россиянең 50 төбәгендә «Вожатский диктант» бөтенроссия акциясе узды. Ул Республикабызның 10 шәһәренең 14 мәйданчыгында үтте. Безнең районда әлеге яңа төр диктант Бөгелмә һөнәри педагогия көллиятендә оештырылды. Биредә эшләп килүче “Пазлы” әйдаманнар отрядына керүче студентлар үз белемнәрен тикшерде.

Мондый акцияне Россиядә беренче тапкыр үткәрәләр. Диктантта – чын имтихан кебек. Үз белемнәрен бары тик чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, ә студентлар арасында әйдаман булып эшләүчеләр дә тикшерде. Хәзер инде җәйге сезонга актив әзерлек бара һәм күп кенә төбәкләрдә әйдаманнар мәктәпләре эшли.

Чыннан да, Вожатский диктант. Ләкин ул чынлыкта бик үк диктант түгел. Катнашучыларга бирем язылган бланклар бирделәр, аларга җөмләдә төшеп калган педагогика һәм психология өлкәсендәге сүзләр һәм тыныш билгеләрен дөрес урыннарга куярга кирәк иде. Мондый төр бирем белән аларның логик фикер йөртергә сәләтле булуларын, сүз байлыгын һәм рус теле кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. Барлык биремнәрне үтәүгә 60 минут бирелде.

“Хәзер күпчелек төбәкләрдә әйдаманнар мәктәпләре эшли, җәйге сезонга актив әзерлек бара. Нәкъ менә шул вакытта әйдаманнар игътибарын рус теле һәм сөйләм культурасы әһәмиятенә игътибарны юнәлтү актуаль, чөнки әйдаманнар дөрес сөйләшергә һәм дөрес язарга тиеш. Безгә шулай ук педагогика юнәлешендә эшләп килүче балалар лагере өчен мөһим булган терминнар белүләрен тикшерәсе килә”, - дип бтлгеләп үтте акцияне оештыручы Анна Яблокова.

Диктант тексты педагогик һәм методик әдәбият материаллары нигезендә әзерләнгән, аның белән, кагыйдә буларак, әйдаманнар уку процессында танышырга тиеш.

Регионнарда сәгать аермасы булуны күздә тотып, төрле федераль округлар өчен 3 вариант диктант әзерләнгән.

1 апрельдән соң диктант нәтиҗәләрен белергә мөмкин булачак. Акциядә катнашучыларның барысы да Вожатский диктант язу турында электрон сертификатлар алачак.

Акцияне «Россия Студентлар Отрядлары» яшьләр иҗтимагый оешмасы «Балалар ялына ярдәм итү» төбәкара иҗтимагый оешмасының Пермь бүлеге белән берлектә оештырган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса