Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә “Вәринҗә көне” узды (+ФОТОЛАР)

Җәйнең нигъмәтләре исәпләп бетергесез. Шуларның берсе инде, әлбәттә, җиләк-җимеш. Алар җырларда да җырланган, шигырьләрдә дә искә алынган. Җимешләрнең нинди төре генә үсми безнең бакчаларда! Җылы яклардан алып килгәннәре дә һәркайсы үзенчәлекле һәм тәмле. Җиләк-җимеш яратмаган кеше юктыр ул мөгаен! Алар бит әле татлы тәмгә генә түгел, ә күпсанлы витаминнарга да...

Җәйнең нигъмәтләре исәпләп бетергесез. Шуларның берсе инде, әлбәттә, җиләк-җимеш. Алар җырларда да җырланган, шигырьләрдә дә искә алынган. Җимешләрнең нинди төре генә үсми безнең бакчаларда! Җылы яклардан алып килгәннәре дә һәркайсы үзенчәлекле һәм тәмле. Җиләк-җимеш яратмаган кеше юктыр ул мөгаен! Алар бит әле татлы тәмгә генә түгел, ә күпсанлы витаминнарга да бай. Шул файдалы витаминнар безнең организмга кышын аеруча кирәк. Нәкъ менә шул максаттан борынгыдан ук кайнатыладыр инде ул "вәринҗә".

Карлыган, җир җиләк, кура җиләге, балан, крыжовник, өрек, нектарин... Татар мәдәният үзәге уздырган "Вәринҗә көне"нә нинди генә җимеш кайнатмалары алып килмәгәннәр.

Тырышлык нәтиҗәсен күрсәтергә, башкалардан авыз иттереп карарга дип, безнең әби-апаларыбыз үз кайнатмаларын тәкъдим итте. Килгән кунакларга аларның рецептларын бирделән. Ничек ясалганын сер итеп саклап калырга теләүчеләр дә юк түгел икән. Җиләк-җимеш, файдалы үләннәр турында яңгыраган җырлар астында, беренчеләрдән булып, кунакка килгән "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне авыз иттерделәр. Балалар алдамас, алар барлык "вәринҗәләргә" дә югары бәя бирде. Шуннан соң инде кайнатмалардан авыз итәргә чират өлкәннәргә җитте. Алар бергәләп, лотерея уйната-уйната, җәй байлыгы һәм үзләре пешереп алып килгән тәм-том белән самавыр чәе эчте.

Фәһимә Габсәләмовадан нектарин кайнатмасы рецепты:

"Нектаринның төшләрен алырга, өлешләргә бүлеп, болгата-болгата шикәр кушарга, моны бик сак кына - кисәкләргә зыян китермичә эшләргә кирәк. Сироп чыкканчы утта тотарга да, аннары алып суытырга, шуннан соң тагын кайнап чыкканчы тотарга да алып, суытып, тагын бер тапкыр утка куярга. Бер-ике минут кайнаткач, өрек төшләре салырга. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырырга. Искитмәле тәмле кайнатма була!"

Ләлә Саттаровадан җиләк "вәринҗәсе":

"Җир җиләген җыйдым да төбендәге яфракларын алмыйча, иттарткычтан чыгардым, шикәр салып, бераз гына кайнау кертеп алдым, менә дигән "вәринҗә" булды. Шул рәвешле эшләгән вакытта җиләкнең барлык витамины үзендә кала һәм кыш буе саклана".

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса