Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә ветеранны котладылар (+ФОТОЛАР)

Сугыш ветераны Николай Иванович Бусаров туган көнен аяк өсте каршы алды. Ул фатирына кергән һәр кунакка шат. - Бүген ишек ябылмый, бер-бер артлы кунаклар килеп тора. "ТНГ-Групп" җәмгыятеннән коллегаларым, ветераннар советы әгъзалары, социаль яклау хезмәткәрләре килде. Барысы да туган көн белән котлыйлар, барысына да рәхмәт инде, - ди ул. Николай...

Сугыш ветераны Николай Иванович Бусаров туган көнен аяк өсте каршы алды. Ул фатирына кергән һәр кунакка шат.

- Бүген ишек ябылмый, бер-бер артлы кунаклар килеп тора. "ТНГ-Групп" җәмгыятеннән коллегаларым, ветераннар советы әгъзалары, социаль яклау хезмәткәрләре килде. Барысы да туган көн белән котлыйлар, барысына да рәхмәт инде, - ди ул.

Николай Иванович Бусаров үз яшенә караганда, күпкә яшь күренә.

- Соңгы вакытта аяклары тыңламый, башы әйләнә, ә болай сәламәтлегенә зарланганы юк аның, - ди улы Юрий.

90нын тутырса да, бабай бирешергә яратмый икән. Бу аның канында. Чөнки сугышка да "әти белән абыемнан калышмыйм" дип, яшүсмер килеш киткән ул.

- Сугыш вакытында без авылда төп көч идек. Кырларда җир сөрдек, утын әзерләдек. Ир-егетләр сугышта булгач, мин дә шунда ашкындым. Дустым белән 17 яшь тә тулмаган көенә, атка атланып, армиягә дип чыгып киттек. Бер яшь өстәп әйткәч, армиягә алдылар инде. Бу 1944 ел иде. Укулар беткә, безне Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Маньчжуриядә японнарга каршы сугыштык. Бу сугыштан соң безнең частька Сталинның Рәхмәт хатын тапшырдылар,- дип сөйли ветеран.

Бүгенге көндә Николай Бусаров улы карамагында һәм тәрбиясендә. Ветеран Бөгелмәдә 1956 елдан бирле үк. "Татнефтегеофизика"да шартлату технигы, инженеры булып эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан. Хатыны Мария белән алар өч малай тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 4 оныклары бар.

Николай Ивановичны Бөгелмә муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова да котлады. Ул Бөгелмә мэры Линар Закиров исеменнән ветеранга бүләк һәм Рөстәм Миңнехановтан хат-открытка тапшырды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса