Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә “В. Спиваков фондының II нче Академиясе. Балалар – балаларга. Татарстан” мәдәни-белем бирү проекты узды

23 ноябрь сәнгать өлкәсендә шөгыльләнүче яшь бөгелмәлеләр өчен үзенчәлекле көн булды. "Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды, Владимир Спиваковның хәйрия фонды белән бергәлектә "В. Спиваков фондының II Академиясе. Балалар - балаларга. Татарстан" мәдәни-белем бирү проекты Бөгелмәгә килде. Аның кысаларында безнең шәһәрдә мастер-класслар узды, ә көн азагында концерт оештырылды. Иртәдән төшке...

23 ноябрь сәнгать өлкәсендә шөгыльләнүче яшь бөгелмәлеләр өчен үзенчәлекле көн булды. "Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды, Владимир Спиваковның хәйрия фонды белән бергәлектә "В. Спиваков фондының II Академиясе. Балалар - балаларга. Татарстан" мәдәни-белем бирү проекты Бөгелмәгә килде. Аның кысаларында безнең шәһәрдә мастер-класслар узды, ә көн азагында концерт оештырылды.

Иртәдән төшке ашка кадәр Россиянең, чит илләрнең танылган мәдәният хезмәткәрләре Бөгелмәдә сәнгать юнәлешендә эшләп килүче учреждениеләрнең укучылары һәм укытучылары белән тәҗрибә уртаклашты. Мастер-класслар фортепиано, скрипка, саксофон, аккордеон, вокал, сынлы сәнгать, хореография юнәлешләрендә алып барылды.

Кичке концерт башланыр алдыннан фонд әгъзалары җирле журналистлар белән пресс-конференция уздырды.

  • Татарстан ул - үзенчәлекле талантларга бай республика. Сезнең шәһәрдә дә андыйлар бардыр һәм алар бүгенге концертта яңа йолдыз булып кабыныр дип уйлыйбыз. Проект нәкъ шуңа юнәлгән дә. Аның төп максаты - зур булмаган шәһәрләрдә яшәүче сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга алга таба үсәргә мөмкинлек бирү. Сәләт табигатьтән бирелә, ләкин аны үстерү өстендә күп көч түгәргә кирәк. В. Спиваков фонды инде күптәннән эшли, ә менә "Рухият" рухи яңарыш фонды белән без шушындый зур масштабтагы проектны икенче ел оештырабыз. Бу фонд кысаларында балалар стипендиягә лаек була, зур сәхнәләрдә чыгыш ясау мөмкинлекләрен ала, - дип аңлатты В. Спиваков фондын оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе, РФнең һәм Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе, ЮНЕСКО премиясе лауреаты Петр Гулько.

  • Эш балаларга, аларның сәләтен үстерүгә юнәлдерелгәч, акча мәсьәләсе мөһим түгел. Зур үрләр яулаган сәнгать әһелләребез үз тәҗрибәсен яшь буын белән бик теләп уртаклаша, - дип өстәп куйды В. Спиваков фонды белән хезмәттәшлек итүче артист Иван Рудин.

  • Күп кенә виртуозлар зур шәһәрләрдән чыкмаган, шуңа күрә дә "Рухият" фонды кече шәһәрләрдән яшь талантлар эзләүгә зур игътибар бирә. "Татнефть" компаниясе андый максатлар өчен акча кызганмый, - дип белдерде "Рухият" фондының башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова.

Безнең шәһәр музыкантлары өчен тагын бер сөенечле хәбәр. "Татнефть" компаниясе Техника йортына һәм Музыка мәктәбенә рояль бүләк итте. "Академия" проекты кысаларында, Бөгелмә - мондый бүләккә ия булган беренче шәһәр.

Иҗади сәләтне үстерүгә багышланган көн Техника йортында кичке концерт белән төгәлләнде. Анда Бөгелмә, Җәлил һәм Сарманның иң сәләтле балалары белән бер сәхнәдә В. Спиваков фонды степендиатлары һәм "Академия" педагоглары чыгыш ясады.

Бөгелмә төбәге - сәнгать өлкәсендә талантларга бай як. Бу чара, һичшиксез, яңа сәләтләр кабынуга этәргеч булыр.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса