Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә урак өсте тәмамланып килә

Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу эшләре төгәлләнүгә табан бара. Чәчелгән мәйданның нибары 4 процентыннан уңыш җыясы калган. Бу мәгълүматны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикакүләм үткән видеокиңәшмәдә хәбәр итте. Хәзерге вакытка суктырылган ашлык күләме 3,9 миллион тоннадан артып киткән. Республикада уңыш гектардан уртача 27 центнер чыга. Гомуми суктыру...

 

Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу эшләре төгәлләнүгә табан бара. Чәчелгән мәйданның нибары 4 процентыннан уңыш җыясы калган. Бу мәгълүматны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикакүләм үткән видеокиңәшмәдә хәбәр итте.

Хәзерге вакытка суктырылган ашлык күләме 3,9 миллион тоннадан артып киткән. Республикада уңыш гектардан уртача 27 центнер чыга. Гомуми суктыру буенча лидерлар сафында -- Буа, Азнакай, Сарман, Арча, Зәй һәм Актаныш районнары.

-- 25 августка бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләргә кирәк. Җыю эшләрен сузу - югалтулар дигән сүз, -- дип белдерде Марат Әхмәтов.

Бөгелмә районында 5 процент мәйданнан ашлык урып-суктырасы калган. Авыл хуҗалыкларында, Шәһәр көненә бүләк ясап, 2016 ел уңышын җыюны тәмамларга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса