Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә Урак башланды (+ФОТОЛАР)

28 июль көнне, районда урып-җыю кампаниясе старт алды. Уракка беренчеләрдән булып Подгорный хуҗалыгы төште.

27 июль көнне Бөгелмә районы хуҗалыкларында техниканының урып-җыю һәм туфрак эшкәртү эшләренә әзерлеген карау узды.

Комиссия эшенә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов рәислек итте. Әлеге чара кысаларында ашлык җыючы комбайннарның урып-җыю эшенә әзерлеге тикшерелде. Ашлыкны чәчү урыннарын ачыклау һәм бөртекләрне югалтуга юл куймау максаты белән барлык комбайннар ашлык суктырып карады.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары билгеләп үткәнчә, уҗым уңышы яхшы, ә язгы сабан уңышы рекордлы нәтиҗә бирмәячәк, үстергән культураларны югалтуларсыз җыеп алу мәҗбүри. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткән ел белән чагыштырганда, быел ашлык бәяләре ике тапкырга югарырак, шуның өчен дә үстерелгән уңышны тулысынча саклап калу һәм җыеп алу кирәк.

– Бөгелмә районында әзерлек яхшы, шулай да югалтулар бар, без аларны һәрбер җитәкчегә, механизаторга күрсәтәбез. Герметиклаштыру эше зур акчалар таләп итми, булган материаллар белән аны һәрбер комбайнчы башкара ала. Бу эш бик мөһим һәм кирәк, – дип билгеләп үтте Тәлгать Таһирҗанов.

Гадәттәгечә, урып-җыю эшендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән комбайнчылар хезмәтләренә күрә әҗерен дә алачак. Быел грантлар тапшыруның шартларына берникадәр үзгәрешләр кертелгән. Үткән елларда иң алдынгыларга республика гранты гына тапшырылса, быел республика һәрбер районга үз хезмәткәрләрен бүләкләү өчен 3–5 грант бүлеп бирәчәк. Моннан тыш, Татарстанның иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән механизаторлары, республика грантына да ия була ала. Моның өчен хуҗалыклар, урак башланган көннән алып, көн саен Авыл хуҗалыгы министрлыгына үзләренең комбайнчыларының эше турында отчет бирергә тиеш булалар. Әгәр дә бу эш башкарылмаса, аларның кыр хезмәтчәннәре ярыштан төшеп калырга мәҗбүр була.

Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннары, кырлардан бөртек ташыячак авыл хуҗалыгы техникасы, транспорт чаралары паркының, складларның, киптергеч, ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсе ачыкланды. Комиссия әгъзаларының игътибары хезмәтне саклау таләпләренә дә юнәлтелде.

Быел Бөгелмә муниципаль районының гомуми чәчү мәйданы 36 мең гектардан артык җирне тәшкил итә. Бер тәүлектә 1 680 гектар җирдән уңыш җыеп алу каралган, шул рәвешле урып-җыю кампаниясен август азагына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Районы кырларында 95 җыю комбайны, 14 үзйөрешле чапкыч һәм ургыч эшләячәк, һәрбер транспорт чарасына үз механизаторы беркетелгән. Ашлыкны урып-җыю нәтиҗәләре буенча, комбайн маркасы һәм башкарылган эш күләменә бәйле рәвештә, комбайнчылар суктырылган ашлык өчен премиягә ия булачак.

Министрлык вәкилләре катнашында үткән техниканының урып-җыю һәм туфрак эшкәртү эшләренә әзерлеген караудан соң ук, 28 июль көнне, районда урып-җыю кампаниясе старт алды. Уракка беренчеләрдән булып Подгорный хуҗалыгы төште. Бүгенге көндә исә барлык авыл хуҗалыклары да әлеге җаваплы эшкә кереште. Кичә, 2 августта, авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган мәгълүматлар буенча, аграрийлар уҗым культуралары: бодай һәм арыш урып-җыю белән мәшгуль. Бөгелмә хуҗалыклары тарафыннан 681 гектар җирдә ашлык суктырылган: 561 гектарда -- уҗым арышы, 120 гектарда – уҗым бодае, шул ук вакытта 150 гектар җирдә борчак чабылган. Кырларда уртача уңыш гектарыннан 19,5әр центнерны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6