Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә - укытучыларның август киңәшмәсе

Менә инде өч ел рәттән Бөгелмәнең мәгариф өлкәсе республикабызда иң алдынгы булып кала бирә. "Кайбер районнарга баргач, менә шуны-шуны эшләргә кирәк дип киңәшләр бирәсең. Сезнең күрсәткечләр яхшы булгач, нәрсә сөйләргә дә белмисең" - дип сүзен башлап җибәрде укытучыларның август киңәшмәсендә Мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм...

Менә инде өч ел рәттән Бөгелмәнең мәгариф өлкәсе республикабызда иң алдынгы булып кала бирә. "Кайбер районнарга баргач, менә шуны-шуны эшләргә кирәк дип киңәшләр бирәсең. Сезнең күрсәткечләр яхшы булгач, нәрсә сөйләргә дә белмисең" - дип сүзен башлап җибәрде укытучыларның август киңәшмәсендә Мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.

Бөгелмәнең белем бирү системасы быел янә үзенең иң нәтиҗәле, безнең укытучылар иң оста булуын дәлилләп - беренче дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Безнең район артыннан Саба районы, Чаллы шәһәре, Нижнекамск районы һәм беренче бишлекне Казан шәһәре төгәлли. Урта белем бирүче 16 мәктәпнең 11е Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләр рейтингына кергән. Шулар арасыннан 2 нче лицей һәм 6 мәктәп беренче унлыкты урын алган. Республиканың Кадет мәктәпләре арасында Бөгелмә Кадет мәктәп-интернаты беренче урын алган, физик мөмкинлекләре чикле балалар мәктәпләре арасында Бөгелмәнең мәктәп интернаты (начар ишетүчеләр мәктәбе) лидер.

Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре дә уртача республика күрсәткеченнән югары. Өч фәннән 100әр балл җыйган Анастасия Золотухина исеме әле хаман да Бөгелмәдә генә түгел, ә республика күләмендә сөйләнә.

"Бөгелмәдә директорлар корпусы көчле, педагоглар үз эшенең белгечләре, талантлы балалар - болар барысы да тырыш эш нәтиҗәсе", - дип билгеләп үтте район башлыгы Линар Закиров.

Быел 1 сентябрь Белем бәйрәме көнне Корбан бәйрәме булуга карамастан, мәктәпләрдә беренче сыйныфлар өчен традицион линейкалар узачак. Бөгелмә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр яңа уку елын яхшы күрсәткечләр белән башлап җибәрә, аның төгәлләнүе тагын да күбрәк сөендергеч уңышлар алып килер дип ышанып калабыз.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА,

А. Акимова фотосы.

Сүзгә кушылып

7 - 8 августта махсус комиссия мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшереп чыккан. Алар 5 һөнәри белем бирү учреждениесе, 41 миктәп, 50 балалар бакчасы, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе, мәктәпара уку комбинаты балаларны кабул итәргә әзер дигән нәтиҗә чыгарган.

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе безнең районда актив эшләп килә. Быел район уку йортларына барлыгы 1 453 мең сумга ярдәм күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса