Бөгелмәдә тәртип булсын!
Шәһәрдә булган 100 тукталышны яңартачаклар. Бу эш 2016 елда башланып киткән иде. Былтыр Бөгелмәнең 5 тукталышын алыштырганнар. Быел тагын 15ен яңартачаклар. Калган эшләр 2018 елда дәвам итәчәк. -Тукталышларны яңартабыз, тик бераздан соң аларның карар җире калмый: анда белдерү кәгазьләре ябыштырып бетерәләр, чүп оясы ясыйлар. Бөгелмәлеләр шәһәрнең кадерен белсен иде. Ни...
Шәһәрдә булган 100 тукталышны яңартачаклар. Бу эш 2016 елда башланып киткән иде. Былтыр Бөгелмәнең 5 тукталышын алыштырганнар. Быел тагын 15ен яңартачаклар. Калган эшләр 2018 елда дәвам итәчәк.
-Тукталышларны яңартабыз, тик бераздан соң аларның карар җире калмый: анда белдерү кәгазьләре ябыштырып бетерәләр, чүп оясы ясыйлар. Бөгелмәлеләр шәһәрнең кадерен белсен иде. Ни дисәң дә, барысы да үзебез өчен ясала бит. Матур шәһәрдә яшисебез килсә, чисталыкны да үзебез сакларга тиеш, - ди шәһәр мэры Линар Закиров.
Ул бу сүзләрне һәм шәһәрдәшләргә булган мөрәҗәгатен "Төзелеш мохите" кысаларында уздырылган күчмә киңәшмәдә әйтеп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа