Бөгелмәдә - ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
10 август көнне Бөгелмә муниципаль районы җирлегенә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул тантаналы рәвештә 2 нче лицей бассейнын, 4 нче мәктәп яны бинасын һәм кошчылык комплексын ачуда катнашты. Территорияләр үсеше Татарстан Республикасының өстенлекле юнәлештәге төп стратегиясе булып тора. Әлеге стратегия нигезендә, халыкның тормышын...
10 август көнне Бөгелмә муниципаль районы җирлегенә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул тантаналы рәвештә 2 нче лицей бассейнын, 4 нче мәктәп яны бинасын һәм кошчылык комплексын ачуда катнашты.
Территорияләр үсеше Татарстан Республикасының өстенлекле юнәлештәге төп стратегиясе булып тора. Әлеге стратегия нигезендә, халыкның тормышын уңай якка үзгәртү, аның өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру бурыч итеп куелган. Икътисади авырлыклар булып торуга карамастан, республика җитәкчелеге 30 социаль дәүләт программасын тормышка ашыра.
Халык өчен ял урыннары ясау курсына Татарстан 2015 елда аяк басты. Шул рәвешле, республика территорияләрендәге парк һәм скверларны яңарттылар. Ә 2016 ел Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә республика сулыклары яны территорияләрен төзекләндерәләр. Әлеге программага 20 муниципаль район кергән. Бөгелмә сулыгы да -- шул исемлектә. Бүгенге көндә сулык янындагы эшнең 75 проценты инде төгәлләнгән. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге проект белән урында танышты һәм Бөгелмә төзүчеләренең эшенә уңай бәя бирде. Аның сүзенә күәтләгән фикерләр дә яңгырады:
-- Бөгелмә сулыгы яны көннән-көн матурлана, мин аның янындагы күпердән көн дә узып йөрим, соклануымны яшерә алмыйм. Инде эскәмияләр дә куйдылар, күперне яңарттылар. Линар Закиров мэр булып килгәч, шәһәребездә күп уңай үзгәрешләр булды. Рәхмәт инде аңа да, дәүләтебезгә дә. Эссе көнне яңа фонтан янында ял итәбез, ә озакламый сулык янына да килеп йөреп булачак, -- ди узып баручы Ирина Бажитова.
Киләчәк буын турында кайгырту шулай ук хөкүмәтнең төп бурычы булып тора. Бу юнәлештә дә Бөгелмә алдынгы рәтләрдә бара. Әлеге эшләр турында Фәрит Мөхәммәтшин уку учреждениеләрендәге тантаналарда әйтеп узды.
4 нче мәктәп яны бинасы укучылар өчен бар уңайлыклар тудырылып төзелгән. Монда яңа ашханә, спорт һәм актлар заллары бар, сыйныф бүлмәләре зур, иркен итеп ясалган. Ә 2 нче лицей укучылары өчен зур шатлык бу, алар яңартылган бассейнда су коена алачак.
-- 3 юллы итеп ясалган 25 метрлы бассейн Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзекләндерелде. Акча әллә ни күп бирелмәсә дә, бассейн сыйфатлы һәм уңайлы итеп ясалган. Бүгенге көндә Бразилиядә Олимпия уеннарында катнашучы Александр Красных та - шушы бассейн суында йөзеп үскән, тәрбияләнгән спортчы, димәк, яңа спортчыларыбыз, чемпионнарыбыз тагын да артачак. Бирегә килгән укучылар белән сөйләшеп алдым, араларында йөзә белмәүчеләр юк диярлек. Дөрес юлдан барабыз, -- диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе авыл җирлекләрен дә читләтеп узмады. Бу көнне район өчен зур әһмияткә ия булган объект үз ишекләрен ачты, кошчылык комплексы эшли башлады. "Племпродукт" җәмгыяте карамагында булган кошчылыкта 420 эш урыны барлыкка килде. Биредә елына 75 мең баш ит тавыгы үстерергә, 120 миллион инкубациягә яраклы йомырка җитештерергә җыеналар.
-- Әлеге объект Бөгелмә районы өчен -- табыш. Беренчедән, яңа эш урыннары, икенчедән, импортлы азык-төлеккә көчле конкуренция булачак, шул ук вакытта район бюджетына да зур өлеш кереп барачак. Республика өчен дә бу -- зур вакыйга. Гомумән, август ае төзелеш объектларын эксплуатациягә тапшыруга старт бирү ае булып тора. Татарстанда әле күп яңа объектларның ишеген ачачакбыз, -- дип аңлатма бирде Фәрит Мөхәммәтшин.
Соңыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Бөгелмә муниципаль районы активы белән күреште.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа