Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә тикшерү бүлегенең яңа җитәкчесе

Эдуард Таһир улы Мифтахов бүген РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Бөгелмә шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде

Моңа кадәр ул Зәй районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

Яңа җитәкчене тәкъдим итәргә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев килде. Ул яңа җитәкчене башка көч структуралары белән конструктив хезмәттәшлеккә һәм хокук бозуларны профилактикалау эшендә актив катнашырга чакырды.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров тикшерү бүлегенең яңа җитәкче итеп билгеләнүе белән котлады, катлаулы һәм күпкырлы эшендә уңышлар теләде.

Бөгелмә - үзенчәлекле шәһәр. Аның тарихы бик бай һәм кабатланмас. Безнең хезмәттәшлек уңышлы булыр дип уйлыйм. Без барыбыз да уртак эш башкарабыз бит, - дип билгеләде Бөгелмә мэры.

 

Белешмә өчен:

Э.Т. Мифтахов Яр Чаллы шәһәренең Кама юридик көллиятен, Казан социаль-юридик институтын юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлаган. Э.Т. Мифтахов хезмәт эшчәнлеген 2003 елда төзәтү учреждениеләрендә законнарның үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуратурасы тикшерүчесе булып башлый. Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, Чаллы шәһәре прокурорының өлкән тикшерүчесе һәм өлкән ярдәмчесе булып эшли. Нурлат шәһәр прокуроры урынбасары булып эшли. 2015 елдан Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Зәй районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары вазыйфасында. Өйләнгән, 4 бала тәрбияли.

 

Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм  фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса