Бөгелмәдә татар телен өйрәнү курслары эшли башлады
1 октябрьдә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә татар телен өйрәнүчеләр өчен кереш дәрес үтте. Беренче очрашуга 30лап кеше килгән иде.
Дәрес Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе, ТР Көньяк-көнчыгышы казые Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләре белән башланып китте.
Рамил хәзрәт республикада яшәүче төп халык өчен татар телен өйрәнүнең әһәмияте, Ислам диненең татар теле белән тыгыз бәйләнгән булуы турында бәян итте, телне өйрәнергә теләүчеләргә киңәш-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Аннары килүчеләрне татар теле укытучылары белән таныштырдылар.
Мөгаллимәләр, телне өйрәнергә теләүчеләр белән бергәләп, булачак укуга бәйле сорауларны карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Быел татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр шәһәрнең ике мәчетендә барачак. Дүшәмбе һәмчәршәмбе көннәрдә - Үзәк мәчеттә, ә сишәмбе һәм җомга көннәрдә - "Ирхәм" мәчетендә. Дәресләр 18 сәгатьтә башлана.
Курсларны тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен мәчетләрдәге кабинетлар укуга кирәкле әсбаплар белән җиһазландырылган, дәреслекләр, техник чаралар белән тәэмин ителгән.
Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында, дәресләр вакытында мәчетләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең барысы да үтәлә.
Дәресләргә, яше, милләте нинди булуга карамастан, теләгән һәр кеше йөри ала.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (939) 736-14-61.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia