Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое Василий Маргелов истәлеге мәңгеләштереләчәк

Агымдагы ел ахырына кадәр Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое Василий Маргелов бюсты барлыкка киләчәк. "Мәңгеле Дан" мемориал комплексында танылган десантчы һәйкәлен булдыру турындагы карар шәһәр төзелеше советында кабул ителде. Аның эшендә Бөгелмә шәһәренең баш архитекторы Марсел Каюмов, хакимият, җәмәгать оешмалары, хәрби комисариат вәкилләре, чик сакчылары һәм десантчылар, шәһәр архитекторлары, рәссамнары һәм...

Агымдагы ел ахырына кадәр Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое Василий Маргелов бюсты барлыкка киләчәк. "Мәңгеле Дан" мемориал комплексында танылган десантчы һәйкәлен булдыру турындагы карар шәһәр төзелеше советында кабул ителде. Аның эшендә Бөгелмә шәһәренең баш архитекторы Марсел Каюмов, хакимият, җәмәгать оешмалары, хәрби комисариат вәкилләре, чик сакчылары һәм десантчылар, шәһәр архитекторлары, рәссамнары һәм башкалар катнашты.

Бюстны кую 2017 елның ахырына, ә тантаналы шартларда ачу 2018 елның 28 февраленә планлаштырылган. Ул Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланачак. Тантаналы ачу чарасында һава-десант гаскәрләре җәмгыяте ветераннары, һәм Василий Маргелов нәселе вәкилләре дә катнашачак. Шулай ук якын арада, Бөгелмәдә "Мәңгелек Дан" мемориал комплексын киңәйтү кысаларында, "Барлык буын чик сакчыларына" һәйкәле барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса