Бөгелмәдә – Шигырь бәйрәме (+ФОТОЛАР)
26 апрель - Тукай туган көнне бар дөнья татарлары олуг бәйрәм итеп билгеләп үтә. Телдә берьюлы берничә исем белән аталган (Туган тел, Ана теле, Тукай бәйрәме, Шигырь бәйрәме), олысы-кечесе арасында дөньялыкның иң популяр бәйрәмнәреннән берсе ул. БөгелмәдәТатар мәдәният үзәге, мәгариф идарәсе көче белән уза торган бәйрәм сценариена быел һава торышы...
26 апрель - Тукай туган көнне бар дөнья татарлары олуг бәйрәм итеп билгеләп үтә. Телдә берьюлы берничә исем белән аталган (Туган тел, Ана теле, Тукай бәйрәме, Шигырь бәйрәме), олысы-кечесе арасында дөньялыкның иң популяр бәйрәмнәреннән берсе ул.
БөгелмәдәТатар мәдәният үзәге, мәгариф идарәсе көче белән уза торган бәйрәм сценариена быел һава торышы үз төзәтмәләрен кертү сәбәпле, Шигырь бәйрәме тулаем Татар мәдәният үзәгендә гөрләде.
Залда энә төшәр урын юк - барлык мәктәпләрдән делегацияләр, татар теле һәм әдәбият укытучылар, сөекле шагыйребез иҗатына, язмышына битараф булмаган якташларыбыз җыелды.
Бөтен кичәгә тон биреп, кичәне алып баручы җырчы Эдуард Гафиятуллин бәйрәм чарасын "Тәфтиләү" белән ачып җибәрде. Шушы илаһи моң аша шагыйрьнең һәм милләтебезнең катлаулы, фаҗигале, ачы язмышы, бәгырьләрне телеп, бер мизгелдә күз алдыннан узгандай булды. Сүз уңаеннан алып баручы кыз - 2 нче лицей укучысы Эльвина Галиәкбәрова чыгышын билгеләп үтәсе килә: бик матур тембрлы тавышка ия булган бу кыз, күркәмлеге-чибәрлеге белән генә түгел, ә укыган шигырьләрен, игълан иткән мәгълүматларын тирән аңлап, саф татар телендә аһәңле сөйләве белән дә үзенә җәлеп итте. Коеп куйган конферансье. Кеше аерым сәләткә ия булмаса, бу вазифаны теләсә кем башкара алмый.
Аннары шәһәр-районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән милли киемнәргә киенгән укучы кызлар, түбәтәйле малайлар Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Рус кызы Даша Кириллованың татар җырларын башкаруы да күңелгә уелып калды. Үзебезнең татар кызларының да бер ише "к", "г" кебек калын хәрефләрне чиста итеп әйтә алмаганда, аның бернинди акцентсыз-нисез чиста итеп, киң сулыш белән җырлавы, билгеле соклану гына уята.
Инде күпьеллык традиция буенча, шушы Шигырь бәйрәмендә "Бөгелмә авазы" газетасында уку елы дәвамында барган "Энҗе бөртеге" бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчеләргә химаячебез - "Балкыш" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллин ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Быел бәйгенең темасы "Экология елы"на багышланган иде. Быел конкурска өч дистәгә якын хезмәт кабул ителде. Башка еллардан азрак бу күрсәткеч. Әмма шунысы сөендерде - алар барысы да диярлек газетада басылып чыкты, чөнки һәммәсе дә тирән эчтәлекле, яхшы уйлап, күңел аша үткәреп язылган яхшы сыйфатлы язмалар иде. 3 нче мәктәп, 2 нче лицей мәктәпләре актив катнаштылар, шулай ук Карабаш, Зелёная Роща, Димскәйләргә - афәрин. Аерым укучылар арасыннан 14 нче гимназия укучысы Илүзә Исламгированың активлыгын билгеләп үтми мөмкин түгел. Аның да төрле темаларга багышланган берничә язмасы уку елы дәвамында газетабызда басылып чыкты.
Шигырь номинациясендә җиңүче дип бертавыштан - Һ. Атласи исемендәге гимназия укучысы Фәридә Хәйбуллина (укытучысы Гөлназ Сөнгатуллина) танылды.
Проза номинациясендә I урынга 3 нче мәктәптән Алинә Гыйззәтуллина лаек булды (укытучылары Роза Йосыпова, Зөлфия Гыйззәтуллина).
Шулай ук 2 нче лицейдан Элиза Нуриева (Диләрә Ногманова), 3 нче мәктәптән Лилия Сабитова (Роза Йосыпова)
һәм Татар Димскәе мәктәбеннән Флорида Нәбиуллина - (укытучысы Сәрия Галләмова) җиңүчеләр сафында.
Кичәнең бу өлеше "Туган тел"не бергәләп җырлау белән төгәлләнде.
Тукайга багышланган кичәнең икенче өлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, аларның укучылары шигырь уку бәйгесендә ярыштылар. Бу бәйгедә 3 нче мәктәп мөгаллимәсе Фирая Каюмовага тиңнәр булмады. Мактаулы урыннарга Фәридә Сафиуллина (16 нчы мәктәп), Ләйсән Янгирова (Кодаш), Гөлшат Бельская (Карабаш 2 нче мәктәбе) һәм Мария Саидова (4 нче мәктәп) лаек булдылар. 18 мәктәп ветеран-мөгаллимәсе Гөлҗиһан Гайнуллинаның үзе язган шигырьләрне үзе укуы да барысын да әсир итте. Шигырь уку бәйгесендә бу мөгаллимәләрнең укучылары да сынатмады. Гомумән, шәһәр һәм авыл мәктәпләренең барысы да диярлек катнашуы үзе бердәмлекне күрсәткән сыйфат булды.
Туган тел бәйрәме бөек шагыйребез барельефына чәчәкләр кую белән төгәлләнде.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа