Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә сессия узды

30 апрельдә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән сессияләре үтте. Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 21 сорау кертелгән иде. Беренче алты сорау 2014 елда Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре бюджетларының үтәлеше; 2015 елга һәм пландагы 2016-2017 елларга кабул ителгән шәһәр һәм район бюджетлары турында узган елның 19 декабрендә...

30 апрельдә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән сессияләре үтте.

Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 21 сорау кертелгән иде.

Беренче алты сорау 2014 елда Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре бюджетларының үтәлеше; 2015 елга һәм пландагы 2016-2017 елларга кабул ителгән шәһәр һәм район бюджетлары турында узган елның 19 декабрендә булып узган сессияләрдә һәм Бөгелмә районы һәм шәһәре муниципаль берәмлекләрендә бюджет процессы турындагы Нигезләмә турында 2013 елның 14 ноябрендә узган сессияләрдә чыгарылган карарларга үзгәрешләр кертү мәсьәләләренә багышланды.

Шулай ук Бөгелмә шәһәр Советының 2014 елның 22 октябрендә узган сессиясендә кабул ителгән "Җир салымы турында"гы карарга да сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарны җир салымы түләүдән азат итү хакында үзгәрешләр кертелде.

Сессиянең көн тәртибендәге чираттагы сораулар тикшерелеп, капиталь төзелеш объектларын һәм җир участокларын шартлы файдалануга рөхсәт бирү өчен гаммәви тыңлаулар билгеләү; техник торышын бәяләү өчен бина һәм корылмаларны карау уздыру; Бөгелмә муниципаль районында һәм Бөгелмә шәһәрендә төзелешне проектлауның җирле нормативларын әзерләү һәм раслау тәртипләре турындагы Нигезләмәләр хакында карарлар кабул ителде.

Сессия шулай ук ТР Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Советларының III чакырылыш депутатларын сайлауны уздыру өчен бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслады; "Бөгелмә муниципаль районы", "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлекләре Уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектлары; Бөгелмә районы Яңа Александровка мәктәбенә Советлар Союзы Герое Вячеслав Александрович Медноногов, Бөгелмә шәһәренең 4 нче урта мәктәбенә Советлар Союзы Герое Николай Петрович Сентюков исемен бирү; А.Ю. Белодуровның Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы һәм, шуңа бәйле рәвештә, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтле урынына конкурс үткәрү турындагы сорауларны да тикшереп, тиешле карарлар кабул итте.

Сессиядә моннан тыш Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенә "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең җирле әһәмияткә ия булган кайбер мәсьәләләрен карау вәкаләте бирү; "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең җирле әһәмияткә ия булган кайбер мәсьәләләрен карау вәкаләтләрен кабул итү турындагы сораулар да каралды; Бөгелмә муниципаль районы Советының 2014 елның 28 апрелендә булып узган сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе хакындагы Нигезләмә турында"гы 3 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса