Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә Сабан туй бәйрәме гөрләде

Һəр миллəтнең үзенə генə хас бəйрəмнəре була. Алар, беренче чиратта, миллəтнең бердәмлеген, гореф-гадəтлəрен, уңганлыгын чагылдыра.

Шушы бəйрəмнəр нигезендə яшь буын тəрбиялəнə, миллəтнең килəчəк үсешенə нигез салына.

Татар халкының иң матур, иң күркəм, гүзəллеге белəн таң калдыручы бəйрəмнəренең берсе булып Сабан туе санала. Гадəттə, аны элекке вакытларда язын карлар эрү белəн уздыра торган булганнар. Хəзер исə язгы кыр эшлəре тəмамлангач үткəрəлəр. Бəйрəмнең исеме – Сабан туе – Яз туе дигəнне аңлата. Əмма, электəгедəн аермалы буларак, бүген кешелəр əзер мəйданга килəлəр. Ə бит элек мəйданны бизəр өчен һəр йорт чигүле сөлгелəр, яулыклар əзерлəгəн һəм əлеге бүлəклəр җиңүчелəргə тапшырылган. Хəер, заманалар үзгəрə, бəйрəмнəр дə заманага яраклаша, əмма аның асылы шул килеш кала.

16 июнь көнне без, Бөгелмə шəһəре һəм районы халкы, яше-карты, татары-русы, бер йөрəк, бер җан булып, бер-беребезгə кардəшлек һəм туганлык хисе тоеп, Сабан туе мəйданына аяк бастык. Районыбыз Сабан туе күтəренке рухта, һəркем күңелендə истə калырлык итеп оештырылган иде. Тирə-юньгə тальян моңнары агыла, мəйданга дəшеп, дəртле музыка яңгырый. Яшьлəр белəн беррəттəн, ак яулыклы əбилəр, түбəтəйле бабайлар иртəнге якта ук бəйрəм үтəсе мəйданга ашыга.

Быел безнең җирдə үткəрелүче иң гүзəл, күркəм милли бəйрəмдə катнашучы хөрмәтле кунаклар рәтендә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Илдус Касыймов, УК Рунако” ябык акционерлык җәмгыяте президенты Зураб Кавтарадзелар бар иде.

Бəйрəм, мəртəбəле кунакларны каршы алганнан соң, бергəлəп Бөгелмə муниципаль районы авыл җирлеклəре җиткергəн “йорт-кураларны” карап- танышудан, алардагы сый-нигъмəтлəрне авыз итүдəн башланып китте. Һəр елдагыча, бердəм Бөгелмə халкы бик яхшы итеп, мулдан əзерлəнгəн һəм күңелле бəйрəм оештыру өчен барысын да эшлəгəн. Крестьян хуҗалыклары утарлары барлык кунакларның күз явын алырлык иде. Ə аларның үз хуҗалыкларын җырлап-биеп, сый-хөрмəт белəн тəкъдим итүлəре тагын да бер үзенчəлекле мизгел булды. Бу, үз чиратында, Бөгелмəдə агросəнəгать  өлкəсендə тырыш, уңган һəм матур итеп ял да итə белə торган эш осталары яшəвен һəм хезмəт итүен дəлиллəүче тагын бер ачык факт. Шулай ук бәйрәм мәйданында тезелеп торган авыл хуҗалыгы техникасы һәм “Без бергә” мәгариф учреждениеләре эшләнмәләре күргәзмәсе, 2018 елда үтүче футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган спорт мәйданчыгы да бер генә бәйрәм кунагын да битараф калдырмады.

Бəйрəмнең иң матур мизгеллəренең берсе 2018 елның чəчү кампаниясе җиңүчеләрен котлау, аларга дан җырлау булгандыр. (Быелгы кыр алдынгылары исемлеге белән газетаның икенче битендә таныша аласыз). Хөрмәт ияләре Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров кулыннан Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бүләкләр кабул итеп алдылар. Шәһәр мэры, район халкын күркәм бәйрәм белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерде:

– Сабан туенда катнашучылар безнең халыкның мәдәни кыйммәтләре һәм иң яхшы гореф-гадәтләре белән очрашкандыр дип ышанам. Әлеге күркәм бәйрәмдә һәркем дә яхшы кәеф һәм оптимистлык хисе белән төренсен иде. Сәламәтлек, бәхет, иминлек сезгә, бөгелмәлеләр!

Сабан туеның иң матур йолалары – татарча көрәш һәм ат чабышлары. Бу йола-бәйгеләрне халык бигрәк тә яратып карый һәм көрәшчеләр, җайдаклар белән бергә дулкынлана, җиңүгә омтыла. Көрәштә исә быел да Сабан туеның баш батыры исеме Әскәр Сафинга бирелде. Ат чабышлары юртаклар һәм чабышкылар төркемендә үтте. Беренчелек үзебезнекеләр һәм башка районнан килгән чабышкылар арасында билгеләнде. Юртаклар төркемендә үзебезнекеләр арасында – “Кадыйров” крестьян-фермерлык  хуҗалыгының атында җилдерүче Николай Федчинко, кунаклар арасында Башкортстаннан килгән Валерий Соколов беренчелеккә чыкты. Чабышкылар төркемендә “Наратлы” җәмгыятеннән Андрей Федоров һәм Лениногорск районыннан килгән Данил Ермолаевка тиңнәр булмады.

Бəйрəмебез хезмəт сөючəн, уңган-булган бөгелмəлелəрнең, татар халкының тапкыр-зирəклеген, көч-кодрəтен тагын бер тапкыр исбатлады.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса