Бөгелмәдә үрмәләп йөрүче балалар чемпионаты үтте (+ФОТОЛАР)
Ленин урамында урнашкан Мәдәният һәм ял паркында "Кечкенә спринтер" дип исемләнгән үрмәләп йөрүче балалар чемпионаты үтте. Инде бишенче тапкыр узган әлеге бәйге шәһәрдә матур традицияләрнең берсенә әйләнде. Чара әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә бик зур вакыйга. Әле аякка да басмаган нәниләрнең беренче зур көч сынашулары, мәңгелек истәлек булып тора. Быел да...
Ленин урамында урнашкан Мәдәният һәм ял паркында "Кечкенә спринтер" дип исемләнгән үрмәләп йөрүче балалар чемпионаты үтте.
Инде бишенче тапкыр узган әлеге бәйге шәһәрдә матур традицияләрнең берсенә әйләнде. Чара әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә бик зур вакыйга. Әле аякка да басмаган нәниләрнең беренче зур көч сынашулары, мәңгелек истәлек булып тора.
Быел да чемпионат бик матур, җылы мохиттә үтте. Балалар паркы мәйданы җанатарларның алкышыннан, "зур кешеләргә" көч бирүләрдән яңгырап торды. Нәниләр дә бирешмәде, нинди генә ысуллар белән булса да, һәрберсе финишка ашкынды, килде, җиңде, ә кемдер катнашудан да зур канәгатьлек алды. Әйе, әлеге нарасыйларны күзәтеп торсаң, бик кызык, кемдер уенчык артыннан чаба, кемгәдер телефон кирәк, кемдер тәм-том артыннан бара. Нәниләрнең дә һәрберсенең үз кызыксыну чарасы бар.
Чара кысаларында 40 бала 3 яшь категориясендә көч сынашты. Беренчесендә - 7 - 8 айлыклар, икенчесендә - 9 - 10 айлыклар, өченчесендә - 11 айлыклар арасында иң җитезләр билгеләнде.
Шулай итеп 7 - 8 айлыклар арасында беренче урынга - Ришат Мәүлимшин ("Халык мәхәббәте" бүләге иясе дә), 2 нче урынга - Илья Фонаков, 3 нче урынга - Таисия Сергеева лаек булды. 9 - 10 һәм 11 айлыклар арасында беренчелек Саша Супонькин һәм Әмин Тимкинда, икенчелек Роман Васильев һәм Владлена Семавинада, өченчелек - Виолета Козлова һәм Руслан Бәдретдиновта.
Катнашучыларга Дипломнар, җиңүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылды. Нәниләр киләчәктә, аңлап ярыша башлагач та, ашкыну-җиңүләрен дә шушы ук рухта дәвам итеп, тормышта да югары нәтиҗәләргә ирешсеннәр, бәхетле балалар булып үссеннәр иде.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа