Бөгелмәдә Республика һәм Шәһәр көннәрендә үтәчәк бәйрәм программасы афишасы
27 августта - Бөгелмә урамнары сәнгать фестивале Программада - Үзәктәге сулык буенда, ачык һавада театраль тамаша күрсәтелә, күргәзмәләр, музыкаль һәм сәнгать лабораторияләре эшли 15.30 сәгатьтә - "Пакет-театр"дан урам перфоманслары. 16.00 - 17.00 сәгатьтә - лекторий каршындагы территориядә "Пакет-театр"ның "В розовом" спектакле; Казаннан "Угол" иҗат лабораториясе хезмәте тәкъдим ителә. Режиссёр: Регина...
27 августта - Бөгелмә урамнары сәнгать фестивале
Программада - Үзәктәге сулык буенда, ачык һавада театраль тамаша күрсәтелә, күргәзмәләр, музыкаль һәм сәнгать лабораторияләре эшли
15.30 сәгатьтә - "Пакет-театр"дан урам перфоманслары.
16.00 - 17.00 сәгатьтә - лекторий каршындагы территориядә "Пакет-театр"ның "В розовом" спектакле; Казаннан "Угол" иҗат лабораториясе хезмәте тәкъдим ителә. Режиссёр: Регина Саттарова,текст авторлары: Павел Поляков, Регина Саттарова.
16.40 - 17.00 сәгатьтә - Кече сулык янында урам рәссамнары мәйданчыклары эшли.
17.00 - 18.00 сәгатьтә - иске тегермән территориясендә "Пакет-театр"ның "ВРД" ("Время роста деревьев") спектакле. Казаннан "Угол" иҗат лабораториясе. Режиссёр: Регина Саттарова, текст авторы Михаил Дурненков.
18.00 - 19.00 сәгатьтә - Лекторийда В.А. Моцартның "Бастьен и Бастеньенна" камера операсы - яшь көтүче кыз белән көтүче егетнең матур мәхәббәт тарихы бәян ителә. Сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов. Режиссёры - Россия Федерациясенең атказанган артисты Мөнир Соколов. "Sforzando" фонды яшьләр оркестры, дирижёры Евгений Сакмаров. Концертмейстер Дарья Васильева.
30 августта - Бөгелмәнең Үзәк мәйданында "BUGULMAFEST-2017" музыкаль фестивале
Программада:
14.00 сәгатьтә - POP FEST: "Голос Бугульмы"проекты финалистлары, Казаннан Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Раяз Фасыйхов, Мөнир Рахмаев, Гөлназ Солтанова чыгышлары.
17.00 сәгатьтә - JAZZ FEST: Казаннан "Birdcatchers" саксофончылар квинтеты, Ольга Скепнер һәм "Skepners Band", Самарадан Дмитрий Болдарь һәм Осеаn Jazz Band чыгышлары.
19.00 сәгатьтә - ROCK COVERFEST: Казаннан "Doratti" һәм "Nelly,s Band" cover төркемнәре, "Большой куш" поп-рок төркеме, Тольяттидан "Санитарный день" вокаль-инструменталь ансамбле чыгышлары.
21.00 сәгатьтә - Россия эстрадасы йолдызы "Artik & Asti" төркеме чыгышы.
22.00 сәгатьтә - бәйрәм салюты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа