Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә республика иҗат программасында катнашучыларны тыңлау узачак

Бөгелмәгә “Звезды из завтра” беренче тапкыр килә.

Пәнҗешәмбе, 6 февраль көнне, La Primavera Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов Бөгелмәдә “Звезды из завтра” республика иҗат программасында катнашучыларны тыңлаячак (1 нче балалар сәнгать мәктәбе, Вахитов урамы, 5). Тыңлау көннең беренче яртысында мәктәптә узачак.

6 ел эчендә проектта 900 дән артык сәләтле бала катнашты. Программа ярдәмендә Алексей Романов, Камил Фатыйхов, Умар Бикбаев һ.б. исемнәре ачылды.

Тыңлау нәтиҗәләре буенча 9 апрельгә билгеләнгән гала-концерт программасы формалаштырылачак http://www.la-primavera.org/calendar/show/306.

Финалистлар Казанга чакырыла, анда 1нче июнь көнне Казанның Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә йомгаклау концерты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса