Бөгелмәдә профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү һәм өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру эшләре яңартылды
Чаралар эпидемиягә каршы режим һәм санитария таләпләрен үтәп үткәрелә.
Бөгелмә муниципаль районының сәламәтлек саклау системасы эшенең милли проект күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә торган өстенлекле юнәлешләреннән берсе – гомуми диспансерлаштыру.
2020 елда план буенча өлкән яшьтәге 21 155 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш булган. Эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, профилактик медицина тикшерүе уздыру вакытлыча туктатылган иде. Ел башыннан 4 912 кеше тикшерелгән, бу ярты еллык планның 50 процентын тәшкил итә.
15 августтан башлап, эпидемиягә каршы режим таләпләрен үтәгән хәлдә, өлкән яшьтәге халыкны профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация уздыру яңартылды.
“Өлкән буын” проекты кысаларында, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Бөгелмә шәһәренең социаль яклау үзәге белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен тикшерү өчен шәһәрнең медицина учреждениеләренә махсус автобусларда алып барып кайту оештырылды. Беренче 6 айда план 46 процентка үтәлгән (1 110 кешенең 514е тикшерелгән).
Өлкәннәрнең билгеле бер төркемнәренә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрүне вакытлыча туктатып тору чорында, Бөгелмә шәһәренең социаль-икътисадый үсеш үзәге белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларга дарулар һәм медицина кирәк-яракларын өйләренә илтеп бирү оештырылды. Авыл җирлекләрендә яшәүче 42 кешегә шул рәвешле хезмәт күрсәтелгән.
Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа