Бөгелмәдә Полиция Кыш бабае бүләк өләште
Инде унберенче мәртәбә Бөгелмәдә тәртип саклау органнары хезмәткәрләре "Полиция Кыш бабае" акциясендә катнаша. Яңа ел бәйрәме алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре аз керемле, күп балалы һәм тормыш хәлләре имин булмаган гаиләләр өчен төрле тәм-томнар, киемнәр, уенчыклар һәм балалар китаплары җыйды. Балигъ булмаган балалар белән эшләү...
Инде унберенче мәртәбә Бөгелмәдә тәртип саклау органнары хезмәткәрләре "Полиция Кыш бабае" акциясендә катнаша.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре аз керемле, күп балалы һәм тормыш хәлләре имин булмаган гаиләләр өчен төрле тәм-томнар, киемнәр, уенчыклар һәм балалар китаплары җыйды. Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсендә 80 гаилә исәптә тора. Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарындагы полиция хезмәткәрләре аларны гына түгел, әле тагын, балалар китапханәсе белән берлектә, "Радуга" гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәтләреннән файдаланучыларга да бәйрәм тамашасы оештырды. Шулай ук "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләрне дә Яңа ел белән котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа