Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә патриотик бәйге узды

16 февральдә "Татар мәдәният үзәге" бинасында герой шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышланган шигъри бәйге узды. Бәйгедә шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, балалар катнашты. Әлеге бәйгенең максаты: балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, татар теленә - ана теленә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде. Әйтергә кирәк, башка елларга караганда, шигырь укучыларның әзерлеге быел...

16 февральдә "Татар мәдәният үзәге" бинасында герой шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышланган шигъри бәйге узды. Бәйгедә шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, балалар катнашты. Әлеге бәйгенең максаты: балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, татар теленә - ана теленә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.

Әйтергә кирәк, башка елларга караганда, шигырь укучыларның әзерлеге быел күпкә югары булды. Моны жюри әгъзалары да билгеләп үтте. Ә инде шигьри конкурсның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1нче урын - Алинә Кәлимуллина (6 мәктәп). Ул М.Җәлильнең "Бүреләр" шигырен зур осталык белән башкарды.

2нче урынны ике укучы яулады: Татар Димскәеннән Алинә Гыйләҗева ("Соңгы үпкә") һәм 1нче мәктәп укучысы Диләрә Шаһвәлиева ("Дару").

3нче дәрәҗә дипломга Карабаштан Рәзил Минһаҗев ("Төш") һәм лицей-интернат укучысы Эмиль Кәлимуллин ("Бүреләр" ) лаек булдылар.

Өченче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары шагыйрь Муса Җәлилнең бала чагын бик матур театр ысуллары белән сәхнәләштереп күрсәтәләр. Афәрин!

14нче татар гимназиясеннән Әлинә Әхмәтҗанова бик матур театраль костюм әзерләрп кигән. Ул "Кызыл ромашка" шигырен бик тәэсирле итеп сөйләде.

Татар телебезгә төрле яктан "һөҗүм" барган чакта, бу патриотик бәйгене яшь буынның актив җавабы дип кабул итик .

Афәрин, яшьләр! Телебезне сез якламасыгыз, кем яклар?

Флюра ШӘРИПОВА, жюри әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса