Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә парламент дәресләре уза

Бөгелмә муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз” дигән темага парламент дәресләре уза.

Мондый очрашу 13нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә узды. 10-11 сыйныф укучылары район Советы депутаты, Бердәм РОССИЯ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Фатих улы Әхмәдиев белән очраштылар, ул ТАССРның туу һәм үсеш этаплары, татарстанлыларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше, шәһәр, район, республика, илнең бүгенге һәм иртәгәсе көне турында сөйләде. Дәүләт төзелеше, үз һөнәре, хезмәт һәм депутат эшчәнлеге турында бәян итте. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен борчыган күп кенә сорауларны бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.

Елена АНТИПОВА

 Партия җирле бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса