Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә онытылмас традицияләр

Россиядә “Чи” техникасы буенча нибары бер генә кеше ныклап шөгыльләнә. Һәм ул оста – бөгелмәле! Владимир Патлай үзенең иң борынгы сәнгать төрләренең берсендә башкарган эшләрен халык хөкеменә чыгарды. 23 август көнне аның “Онытылмаган традицияләр” дип исемләнгән күргәзмәсе Татар мәдәният үзәгендә ачылды.

Владимир Патлай 16нчы мәктәптә укытучы булып эшли. Үз һөнәрен ул яраткан шөгыле белән үреп бара.

Ни өчен мин бу техниканы сайладым? Берничә еллар элек бер күргәзмәдә урын алган эш күңелемә хуш килде. Рәссам бу техниканың тарихын сөйләде. Күчмә кабиләләр үзләренә нәкъ менә чий үскән җирне сайлый торган булганнар. Аннары алар аның ботакларыннан учак сүнмәсен өчен киртәләр ясаганнар, тирмә бизәгәннәр, көнкүрештә куланганнар. Бүгенге көн осталары инде бу техникада эшләгән вакытта агач таяклар һәм ефәк җепләр куллана. Шул көннән башланып китте дә инде минем кызыксынуым, – дип сөйли чи техникасы остасы Владимир Патлай.

Владимир Патлайның кызыксынуы тирәнгә кереп чумган. Күргәзмә моңа дәлил. Владимир Викторович кулланма-гамәли сәнгатьнең сирәк очрый торган алымын камилләштереп, халыкка җиткерүгә зур өлеш кертә.

Мондый эшләрне бик сирәк очратырга мөмкин, шуңа күрә, сәнгать сөючеләр, илһам артыннан күргәзмәгә рәхим итегез!

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса