Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә "Һөнәрләр йорты" ачылды

Агачны яфрак бизәсә, останы эше бизи. Бөгелмәнең "СУ-2" районында урнашкан "Һөнәрләр йорты"на килеп кергәч, шуңа инанасың. Биредә музейдагы кебек, эш бүлмәләренә экскурсиягә килергә була. Мин килеп кергәндә, тегүчеләр бүлмәсендә эш кайный иде. Елена Барколова белән Зөлфия Чернышева "Нәүрүз" бәйрәменә курчаклар тегү белән мәшгуль. Март башында ачылган "Һөнәрләр йорты"нда оста куллар...

Агачны яфрак бизәсә, останы эше бизи. Бөгелмәнең "СУ-2" районында урнашкан "Һөнәрләр йорты"на килеп кергәч, шуңа инанасың. Биредә музейдагы кебек, эш бүлмәләренә экскурсиягә килергә була.

Мин килеп кергәндә, тегүчеләр бүлмәсендә эш кайный иде. Елена Барколова белән Зөлфия Чернышева "Нәүрүз" бәйрәменә курчаклар тегү белән мәшгуль. Март башында ачылган "Һөнәрләр йорты"нда оста куллар теләк белдерүчеләрне тукыма кисәкләре белән эш итәргә өйрәтә, халык өчен мастер-класслар уздыра. "Әлеге бүлмәгә ишекне олысы да, кечесе дә шакый. Тукыма кисәкләреннән тегү серләрен өйрәнергә дип, пенсия яшендәгеләр дә килә, укучылар да йөри безгә", -- ди Зөлфия Чернышева.

Педагог Гөлшат Абдуллина биредә балаларны майлы краска белән рәсем төшерергә, бәйләргә, чигәргә өйрәтә. "Курчаклар бәйләгән идек. Аларны "Масленица" бәйрәмендәге күргәзмәдә сатып бетердек. Хәзер табыш акчасына кул эшләре өчен яңа материаллар сатып алырга җыенабыз. Буяулар, җепләр, энәләр кирәк. Бездә кул эше осталары булырга теләүчеләр көннән-көн арта. Укудан соң балалар килә. Кич утырырга апа-әбиләр җыела", -- ди ул.

Декоратив бизәү сәнгате бүлмәсендә пычкы чүбе тузаны оча. Биредә егетләр станокта агачтан төрле сыннар ясарга өйрәнә икән. "Аларны шулай ук агачны яндырып бизәк төшерү нечкәлекләре дә кызыксындыра", -- ди Анатолий Сурков.

Кызлар белән малайлар чүлмәк ясау түгәрәген дә яратып өлгергән. 2 нче лицей укучысы Халисә Мөхәммәтҗанова: "Әнием шәһәрдә чүлмәк ясау түгәрәге ачылган, дип әйтү белән бирегә килеп җиттем. Үз кулым белән чүлмәк ясап карыйсым килә", -- ди.

Белгечләр, нинди генә төрне сайласа да, иҗат белән шөгыльләнүчеләр озак яши дип әйтә. Бу дөрестер, чөнки иҗат кешеләренең иҗат җимешләре тагын да гомерлерәк бит. Осталарның шөгыле буыннан-буынга күчә. Шуңа да Бөгелмәдә "Һөнәрләр йорты" ачылуы күпләрне куандырган икән. Без дә башлангыч дәвамлы булыр дигән өметтә калабыз.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса