Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә мөнәҗәтләр, бәетләр, нәшидләр көйләделәр (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә алтынчы тапкыр бөтен республикадан мөнәҗәт әйтүчеләрне һәм бәет көйләүчеләрне җыйды. "Зәйтүнә" фестивале матур йола буенча Татар мәдәният үзәгендә үтте. Быел иҗат бәйгесендә йөзләп кеше катнашты. Ерак араны якын итеп, конкурсантлар Казаннан, Буадан, Әлмәттән, Азнакайдан, Лениногорскидан һәм Баулыдан килделәр. Сәхнәгә күтәрелүчеләр, "Биссмилла" дип, мөнәҗәт көйләргә алынды. Каушау, оялу, оныту кебек...

Бөгелмә алтынчы тапкыр бөтен республикадан мөнәҗәт әйтүчеләрне һәм бәет көйләүчеләрне җыйды. "Зәйтүнә" фестивале матур йола буенча Татар мәдәният үзәгендә үтте. Быел иҗат бәйгесендә йөзләп кеше катнашты. Ерак араны якын итеп, конкурсантлар Казаннан, Буадан, Әлмәттән, Азнакайдан, Лениногорскидан һәм Баулыдан килделәр.

Сәхнәгә күтәрелүчеләр, "Биссмилла" дип, мөнәҗәт көйләргә алынды. Каушау, оялу, оныту кебек сыйфатлардан аларны нәкъ бу изге сүз саклады. Күңел түреннән агылган моң һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. Берәүләр күз яшьләренә төренеп тыңлады, икенчеләре уйга батты, өченчеләре сагышка күмелде. Дини җырлар шундый шул. Мөнәҗәт - ул доганы моңлы итеп укып, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү жанры. Әдәбиятта - шигырь, халык иҗатында "җырлы әсәр" дигәнне аңлата.

Мөнәҗәт көйләү, бәет сөйләү - әби-бабайларга хас йола. Бу жанрны яшьләр арасына кертеп җибәрү - "Зәйтүнә" фестиваленең асылы. Алты ел эчендә катнашучылар шактый яшәрде. Иҗат бәйгесенә хәтта балалар кушылды. Баулының "Зөләйха" ансамблендә ике сеңел җырлый. Кызларны мөнәҗәт көйләргә әбиләре Сәвия Низамова өйрәткән. Алар моңлы тавыш һәм сәхнәдә үз-үзләрен тотышы белән жюри күңелен яулап алган.

Конкурсантларны быел Татарстан республикасының халык артисты Зөһәрә Сәхәбиева, ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Әнвәр Әхмәдиев, мөнәҗәтләр башкаручы Динар Шәймарданов, музыка укытучысы Фәния Әхмәтшина һәм ТР диния нәзәрәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров бәяләделәр.

Усама Әбдерәшидов һәм Нурмөхәммәт Шәрипов Казан шәһәренең ислам көллиятендә белем ала. "Зәйтүнә" фестивалендә икенче тапкыр катнашулары.

-Без соло номинациясендә чыгыш ясадык. Быел нәшид укырга булдык. Бу жанрны ир-егетләр башкара. Мөселман җырларын көйләгәндә иң мөһиме моң түгел, аның мәгънәсенә төшенү, кеше күңеленә үтеп керердәй итеп иңдерү, - ди шәкертләр.

Мөнәҗәтләр башкаручыларны өч яшь категориясендә бәяләделәр: 7 яшьтән 12 яшькә кадәр, 13 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән һәм олыраклар. "Ансамбль" номинациясендә мәктәп укучылары һәм өлкәннәр чыгыш ясады.

Гөлчәчәк Сабирҗанова Бөгелмәгә Казан шәһәренең "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе данын якларга килгән. Мөнәҗәтләр әйтергә бу абыстайга бабасы васыять итеп калдырган. Гөлчәчәк Мәрҗани мәчетендә "Мәрҗән" ансамблен оештыручыларның берсе. "Зәйтүнә"дә беренче тапкыр чыгыш ясавы.

- Мин "Әльвбидаһ" (гарәпчәдән- саубулашу) мөнәҗәтен Рамазан аена багышлап көйләдем. Динне белмәгән кеше өчен мөнәҗәтләр әйтүе, минемчә, авыр. Гарәпчә түгел, чын татарча, матур итеп сузып, без андагы сүзләрне халык аңына җиткерергә тиеш, - ди Гөлчәчәк.

Мөнәҗәт әйтүчеләр дә, бәет көйләүчеләр дә быел жюри әгъзаларын шаккаттырды. Урыннарны билгеләгән арада, Зөһрә Сәхәбиева халак алдына чыкты. Ул да Бөгелмә сәхнәсендә дини җырлар башкарды. "Зәйтүнә" фестивален "alif.tv" ислам каналы журналистлары яктыртты.

Җиңүчеләрне түбәндәгечә билгеләделәр:

"Ансамбль" номинациясендә 18+

1. "Ихлас" (Лениногорск шәһәре)

2. "Мирас" (Әлмәт шәһәре)

3. "Мирас" (Бөгелмә шәһәре)

Балалар арасында - "Зөләйха" (Баулы шәһәре)

"Соло" номинациясендә 18+

Гран При - Гөлчәчәк Сабирҗанова;

1. Ринат Ибраһимов (Буа шәһәре) һәм Язилә Гәрәева (Әлмәт шәһәре);

2. Фәния Сухова (Бөгелмә шәһәре);

3. Чәчкә Сәлимова (Бөгелмә шәһәре) ;

13-17 яшьлекләр арасында:

1. Шәриф Сәетмәхмәдов (Казан шәһәре);

2. Нурмөхәммәт Шәрипов (Казан шәһәре) ;

3. Илүзә Динмөхәммәтова (Азнакай шәһәре).

Балалар арасында Лиана Шәһгарданова (Бөгелмә шәһәре), Хәлимә Гыймранова (Лениногорск шәһәре)

Җиңүчеләргә ТР Диния Нәзарәте һәм Бөгелмә мөхтәсибәтеннән кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.

Алсу МӨКАТДӘС.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса