Бөгелмәдә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе старт алды
Беренче сыйныфка баручыларны тәбрикләр вакыт якынлаша - 1 сентябрьгә санаулы гына көннәр калып бара. Шул уңайдан Бөгелмә муниципаль районында һәм шәһәрендә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Акциядә теләк белдергән һәр кеше катнаша ала. Карабаш бистәсендә быел мәктәп бусагасын 20дән артык бала атлап керәчәк. Укучы булырга әзерләнгән нәниләрне биредә...
Беренче сыйныфка баручыларны тәбрикләр вакыт якынлаша - 1 сентябрьгә санаулы гына көннәр калып бара. Шул уңайдан Бөгелмә муниципаль районында һәм шәһәрендә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Акциядә теләк белдергән һәр кеше катнаша ала.
Карабаш бистәсендә быел мәктәп бусагасын 20дән артык бала атлап керәчәк. Укучы булырга әзерләнгән нәниләрне биредә инде котлап өлгерделәр. "Халык киңәше" проекты нигезендә җыелган җыенда "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару ида- рәсе һәм җирле муниципаль берәмлек исеменнән балаларга мәктәп букчалары тапшырдылар. Җыенда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты (рәсемдә). Ул: "Әлеге акция безнең районда күптән тормышка ашырылып килә һәм киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Уку әсбаплары җыеп тарату традициягә әйләнде инде. Яшь буын безнең киләчәгебез бит. Бу матур гамәлгә, узган еллардагы күркәм гадәт буенча, шәһәр дә кушылыр дип өметләнәм", - дип узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа