Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе старт алды

1 сентябрьгә санаулы көннәр калып бара. Әлеге бәйрәм - шатлык, елмаю һәм, әлбәттә, беренче сыйныфка җыенучы нәни дусларыбызның бәйрәме. Шул уңайдан ел саен Татарстанда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге хәйрия акциясе авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ишле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырыла. Безнең шәһәрдә әлеге хәйрия...

1 сентябрьгә санаулы көннәр калып бара. Әлеге бәйрәм - шатлык, елмаю һәм, әлбәттә, беренче сыйныфка җыенучы нәни дусларыбызның бәйрәме. Шул уңайдан ел саен Татарстанда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге хәйрия акциясе авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ишле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Безнең шәһәрдә әлеге хәйрия чарасы инде күптән традициягә әверелде. 4 август көнне Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров биш һәм аннан да күп бала тәрбияләүче җиде гаиләгә уку әсбаплары алу өчен акча сертификаты тапшырды. Әлеге чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов тә катнашты.

-- 1 сентябрьдә безнең район мәктәпләре бусагасын 1 300 бала атлап керәчәк. Белем алырга килүчеләр өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Мәктәпләргә килгәндә, быел ремонт эшләре башлыча районда бара. Республика программасы нигезендә Яңа Александровка, Зеленая Роща, Карабаш, Восточный һәм Соколкадагы уку учреждениеләрен төзекләндердек, -- ди Линар Закиров.

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә җыенган балаларның әти-әниләренең хәлен аңлап була: алар хәзер күңелле һәм бер үк вакытта финанска бәйле мәшәкатьләр белән яши: балаларының уку әсбапларын барлый, кием-салым ала. Екатерина белән Алексей Ерховлар -- 6 бала үстерәләр. Быел аларның бишенче баласы Павлик мәктәпкә укырга керергә җыена.

-- Мин инде укый да, яза да беләм. Әнием озакламый миңа яңа букча алып бирәчәк, -- ди малай елмаеп.

-- Балаларны мәктәпкә әзерләү -- бик мәшәкатьле эш. Бер баланы аягыннан башына кадәр киендереп, кирәк-яракларын әзерли башласаң, 10 - 15 мең сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. Шәһәр мэры тапшырган сертификат безнең өчен зур ярдәм, бик зур рәхмәт, -- ди Екатерина Ерхова.

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге игелекле гамәлгә теләк белдергән һәркем кушыла ала.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса