Бөгелмәдә “Мәк-2017” операциясе дәвам итә
Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә контрольлек итү бүлеге хезмәткәрләре, 8 август көнне "Мәк-17" операциясе кысаларында эзләү-тикшерү эшләре барышында М. Җәлил урамындагы йортларның берсендә эченә шикле сыекча тутырылган пыяла шешә табып алалар. Ул 1979 елгы гражданин Б.ныкы булып чыга. Әлеге гражданин наркотиклар кулланган өчен элек тә административ җавапка тартылган...
Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә контрольлек итү бүлеге хезмәткәрләре, 8 август көнне "Мәк-17" операциясе кысаларында эзләү-тикшерү эшләре барышында М. Җәлил урамындагы йортларның берсендә эченә шикле сыекча тутырылган пыяла шешә табып алалар. Ул 1979 елгы гражданин Б.ныкы булып чыга. Әлеге гражданин наркотиклар кулланган өчен элек тә административ җавапка тартылган булган инде. Шешәдәге сыекчаның ни-нәрсә икәнен тәгаен ачыклау өчен, аны экспертизага тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа