Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә мөхтәсиб сайлаулары үтте

24 апрель көнне Бөгелмәнең үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Очрашуның төп бурычы - Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибен сайлау иде. Чара традицион төстә Изге Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. Аннан соң, Рамил хәзрәт Хөснетдинов үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Шунысын билгеләп үтәсе килә, Бөгелмәдә күп кенә чаралар беренче...

24 апрель көнне Бөгелмәнең үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Очрашуның төп бурычы - Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибен сайлау иде. Чара традицион төстә Изге Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте.

Аннан соң, Рамил хәзрәт Хөснетдинов үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясады.

Шунысын билгеләп үтәсе килә, Бөгелмәдә күп кенә чаралар беренче тапкыр үткән. Мәсәлән, белгечләр катнашында узган хатын-кыз семинарлары, Ураза бәйрәмен шәһәр паркында үткәрү, Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров кубогына футбол турниры, теләге булганнарны Изге Коръәнгә өйрәтү һ.б.

Бөгелмә мөхтәсибәте эшчәнлеген тормышка ашырганда яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, шулай ук, экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш сорауларына һәм башка бик күп мәсьәләләргә җитди игътибар бирелә.

Рамил хәзрәтнең отчет чыгышыннан соң, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтовка сүз бирелде. Ул район башлыгы исеменнән үзәк мәчет имам-мөхтәсибе һәм районның барлык имамнарына җитди эшләре өчен олы рәхмәтен белдерде. Киләчәктә дә нәтиҗәле һәм уңышлы эшләүләрен теләде. Җитәкче билгеләп үткәнчә, Бөгелмә мөхтәсибәтенең күркәм эшләрен Татарстанның көньяк-көнчыгышында гына түгел, ә бөтен республикада беләләр. Фәнис Вәгыйз улы яшь буын вәкилләре белән эшләүгә аерым игътибар бирергә, аларның энергиясенә дөрес юнәлеш бирергә өндәде.

Соңрак Татарстанның көньяк-көнчыгышы казые Марат хәзрәт Мәрданшин чыгыш ясады. Ул барлык имамнарны сәламләп, уңышлы эшләре өчен рәхмәтен белдерде. Күп кенә вакытларда районга кисәтеп тормыйча килүенә дә карамастан, беркайчан да канун бозылу очраклары булмавы турында искәртте. Ул ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәхсән үзе исеменнән Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибе вазифасына Рамил хәзрәт Хөснетдинов кандидатурасын тәкъдим итте. Бердәм тавыш бирү нәтиҗәсендә, имам-мөхтәсиб итеп кабат Рамил хәзрәт сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса