Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә - Мөбарәк Рамазан ае

Шәһәребез һәм район мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уза. 16 июнь көнне Подстанция районындагы "Бәдр" мәчетендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы да шундый күркәм мәҗлес үткәрде. Ифтар башланганчы, килгән җәмәгать "Иң тәмле татар ашы" дип аталган конкурста катнаша алды. Әлеге бәйгедә уннан артык кеше катнашып, өйләрендә пешереп килгән тәм-томнарны башта жюри вәкилләре, аннан...

Шәһәребез һәм район мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уза. 16 июнь көнне Подстанция районындагы "Бәдр" мәчетендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы да шундый күркәм мәҗлес үткәрде.

Ифтар башланганчы, килгән җәмәгать "Иң тәмле татар ашы" дип аталган конкурста катнаша алды. Әлеге бәйгедә уннан артык кеше катнашып, өйләрендә пешереп килгән тәм-томнарны башта жюри вәкилләре, аннан килгән барлык җәмәгать хозурына тәкъдим иттеләр. Анда исә чәкчәге дисеңме, авыз суларын китерә торган өчпочмакларымы - барысы да бар иде. Чыннан да, искиткеч бай шул безнең милли ризыкларыбыз! Бәйге моның шулай икәнен тагын бер кат раслады.

Мәҗлес озак еллар буе шәһәребездә "Ак калфак" оешмасын җитәкләгән Сөмбел Сәгыйть кызы Гәрәеваның тырышлыгы белән әзерләнгән иде. Очрашуда Сөмбел апа үзенең олы шатлыгы белән дә уртаклашты. Хәзер инде ул тыныч күңел белән эшләрен үзенең дәвамчысы - Айсылу Фәрзетдин кызы Нуретдиновага тапшырган икән. Шуңа күрә Айсылу Нуретдинова өчен әлеге мәҗлес зур әһәмияткә ия булды, чөнки киләчәктә инде мондый чараларны оештыру ныклап торып аның җилкәсенә төшәчәге ачыкланды. Сөмбел Сәгыйть кызы исә бу көнне күп еллар тырышып эшләгән өчен рәхмәт сүзләренә тиенде. Башта аны Бөгелмә шәһәре һәм районы ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов тәбрикләде, аннан соң җирле хакимият советы аппараты җитәкчесе Марат Хәлиуллин Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Үз чиратында, татар ашлары бәйгесенә дә йомгак ясалды. Анда катнашкан һәркем шат күңел белән калды дип әйтергә тулы нигез бар, чөнки аларның һәркайсы Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов кулыннан Мактау грамоталары һәм бүләкләр кабул итеп алды.

Җиңүчеләр булып исә Флюра Әһлиуллина, "По-домашнему" кафесы коллективы һәм Римма Касыймова танылды.

Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре дәвам итә. Аларны үткәрүчеләргә әҗер-саваплары насыйп әйләсен.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса