Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә көзге ярминкәләр сезоны ачыла

"Игелек атнасы" акциясе кысаларында шәһәребезнең үзәк мәйданында, күптән килгән күркәм традиция буенча авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәсе уза. Бу гамәл, беренчедән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз продукцияләрен сатарга уңай булса, ә халык өчен - арзан бәяләрдән кышка запас әзерләү. Бөгелмәдә көзге ярминкә 10 сентябрь, шимбә көнне иртәнге сәгать 8дә ачыла....

"Игелек атнасы" акциясе кысаларында шәһәребезнең үзәк мәйданында, күптән килгән күркәм традиция буенча авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәсе уза. Бу гамәл, беренчедән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз продукцияләрен сатарга уңай булса, ә халык өчен - арзан бәяләрдән кышка запас әзерләү.

Бөгелмәдә көзге ярминкә 10 сентябрь, шимбә көнне иртәнге сәгать 8дә ачыла. Сатуда яшелчә-җимешләр, ит, сөт продуктлары, төрле ярмалар, шулай ук тере балык, кош-корт та булачак.

Өлкәннәргә, һәрвакыттагыча, сатып алган продуктларын өйгә алып кайтуда "Единая Россия" волонтерлары булышлык итәчәк.

Барыгызны да ярминкәдә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса