Бөгелмәдә көзге чакырылыш кампаниясе башланды
Яңартылган Яшьләр сараенда традицион Армия чакырылучылар көне узды, анда хәрби хезмәткә алынучыларны, аларның әти-әниләрен, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, яшьләрнең дусларын чакырдылар.
Алар булачак солдатларга котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар, ә үзешчән сәнгать коллективлары бәйрәм концерты әзерләделәр.
Көзге чакырылыш барышында 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге 132 000 россияле хәрби хезмәткә китәчәк. Татарстан Республикасы 3 500 яшь егет җибәрергә планлаштыра. 106 бөгелмәле дә сафка басачак.
Бөгелмә хәрби комиссариатыннан республика җыелма пунктына беренче озату 22 октябрьдән соң планлаштырылган, ә 25 декабрьдә тәмамланачак.
Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа